Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт башлыгы үзенчәлекле кубок иясе булды

“Созвездие–Йолдызлык” эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестивале Татарстанда менә инде 18 ел оештырылып килә.

Әлеге фестиваль  Татарстанның иҗтимагый һәм мәдәни тормышында әһәмиятле вакыйга булды. Фестиваль ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында һәм Татарстан Президенты ярдәме белән уздырыла  Ул үз эченә республикабызның  барлык муниципаль районнарын һәм шәһәрләрен ала.

Бу вакыт эчендә Татарстанның миллионнан артык баласы фестивальнең бер өлеше булып өлгерде.  “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең оештыру комитеты яшь талантларга ярдәм итүгә зур игътибар биргән һәм балалар иҗатын, “Созвездие – Йолдызлык” фестивале хәрәкәтен үстерүгә өлеш керткән республика муниципалитетлары башлыкларын исемле истәлекле кубоклар һәм дипломнар белән бүләкләү турындагы карар кабул итте. Әлеге карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады. Бу мактаулы бүләккә  Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин да ия булды.

22 гыйнварда РФ хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор, РУТИ (ГИТИС) эстрада сәнгате кафедрасы мөдире  Михаил Борисов һәм мәдәният өлкәсендәге РФ хөкүмәте премиясе лауреаты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы  “Созвездие – Йолдызлык” фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов Әлмәткә килеп  тантаналы рәвештә Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллинга диплом һәм исемле истәлекле кубок тапшырдылар.

 

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса