Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт балалары Кыш бабайдан нинди бүләк көтә?

Яңа ел­га 11 көн ва­кыт ка­лып ба­ра. Аны һәр­кем, ае­ру­ча ба­ла­лар тү­зем­сез­лек бе­лән кө­тә. Шу­лай бул­мый мөм­кин тү­гел. Ул бит мог­җи­за­лар, кы­зык­лы, ма­вык­тыр­гыч, тәм­ле, иң мө­һи­ме - кө­тел­гән бү­ләк­ләр бәй­рә­ме.

- Кыш ба­бай­дан нәр­сә со­рар­га җы­е­на­сың? - дим кы­зым­нан (Ка­ми­лә әле бү­ләк­не Кыш ба­бай алып кил­гә­не­нә, мен­дәр ас­тын­да­гы теш­не фея ал­га­ны­на ыша­на, әл­лә ин­де без­не инан­ды­ра).

- План­шет со­ра­сам бү­ләк итәр ми­кән? - ди бу.

- Ай-һай, ба­лам, аны со­рау­чы­лар бер син тү­гел, ан­дый кыйм­мәт­ле бү­ләк өләш­мәс, - дим.

Бәл­ки ал­ган да бу­лыр идек. Тик төнь­як баш­ка­ла­да­гы тү­тә­се: "1 нче сый­ныф­ны уңыш­лы тә­мам­ла­саң, план­шет яки ноут­бук алып би­рер­мен", - дип уку­га сти­мул би­реп кит­кән иде. Ни­чек ин­де ирек­ле баш­тан шун­дый этәр­геч көч­тән баш тар­тыйм.

- Әл­лә маң­га­ен­нан сый­па­гач хә­рә­кәт­кә ки­лә тор­ган пе­си со­рыйм ми­кән? -ди кы­зым.

- Уз­ган ел шун­дый эт ба­ла­сы те­лә­гән идең, рәт­ләп уй­на­ма­дың да... Ан­нан соң син бит ин­де уку­чы, ба­ла-ча­га уен­чы­гы со­рап, Кыш ба­бай­ны көл­дер­мә, - ди­дем.

Үс­кәч ке­ше ба­ла­чак хы­ял­ла­рын оны­та икән ул. "Кү­ңел те­лә­гән" бе­лән "фай­да­лы" ди­гән тө­шен­чә­ләр­не бер­ләш­те­рер­гә яки бө­тен­ләй ал­маш­ты­рыр­га ом­ты­ла.

Бәй­рәм "и­се" ки­бет­тән баш­ла­на

Яңа ел кил­гән­не нәр­сә бел­гер­тә дип уй­лый­сыз? Юк шул. Ка­лен­дарь да, урам­да­гы ал­лы-гөл­ле ут­лар да тү­гел. Иң бе­рен­че бу­лып ки­бет киш­тә­лә­рен­дә тат­лы бү­ләк­ләр пәй­да бу­ла. Мо­ны­сы уни­вер­саль бү­ләк. Аның нин­ди­лә­ре ге­нә юк: Кыш ба­бай, Кар кы­зы тө­ше­рел­гән ямь­ле ка­тыр­гы кап­та­гы­ла­ры да (ала­ры­ның да фор­ма­ла­ры төр­ле), ачык су­рәт­ле ка­лай бан­ка­да­гы­ла­ры да, бе­рәр җән­лек (ни­гез­дә зо­ди­ак бил­ге­се­нә ка­рап) тө­ше­рел­гән чүп­рәк кап­чык­лы­ла­ры да. Бә­я­лә­ре кү­лә­ме­нә ка­рап 76 сум (10 кән­фит сый­ган 100 грамм­лы тү­гә­рәк ка­тыр­гы шар) һәм ан­нан да кыйм­мәт­рәк. 900 грамм­лы кап­ка, ми­сал өчен, төр­ле җи­теш­те­рү­че­ләр­дән 40 кән­фит, бер кеч­ке­нә шо­ко­лад, бе­рәр кап пе­ченье, ваф­ли һәм 200 грамм­лы сок са­лын­ган. Бә­я­се 250 сум. 35 кән­фит­ле 500 грамм­лы ка­тыр­гы тарт­ма­ның ты­шын­да би­зәл­гән чыр­шы фор­ма­сын­да чайн­вор­ды да бар. Мо­ны­сын 159 сум­га кул­га тө­ше­рер­гә бу­ла. Сый­ныф ата-ана­ла­ры җы­е­лы­шын­да без дә шу­лай хәл ит­тек: тат­лы бү­ләк ала­быз. Кай­сы җи­теш­те­рү­че­не­кен дип тә озак баш ват­ма­дык.

- "Кин­дер"­ны бө­тен ба­ла да яра­та. Бә­я­се 250 сум ти­рә­се. Шун­нан ях­шы­сы һәм отыш­лы­сы бул­мас, - ди­гән­не дәр­рәү як­ла­дык. Күр­ше "Д" сый­ны­фы тат­лы бү­ләк­кә өс­тәп, бе­рәр уен са­лыр­га бул­ган.

- Бү­ләк бә­я­лә­рен күз­ләп йөр­гән­дә 11-13 яшь­ләр­дә­ге ике кыз бе­лән ара­ла­шып ал­дык. "Кыш ба­бай­дан бү­ләк кө­тә­сез­ме?" - ди­гән со­ра­вы­ма, йөз­лә­ре­нә га­җәп­лә­нү чы­га­рып: "Әл­бәт­тә", - дип җа­вап кай­тар­ды­лар. Бак­саң, алар да мәк­тәп­тә­ге Яңа ел ки­чә­сен­дә Кыш ба­бай­дан тат­лы бү­ләк­кә өмет­лә­нә­ләр. Өй­дә би­зәл­гән чыр­шы ас­тын­да сюрп­риз бу­лыр ди­гән ыша­ныч­ла­ры да юк тү­гел.

- Мин әни­ләр­дән план­шет со­ра­ган идем. Бү­ләк­не ал­дан ук бир­де­ләр, - ди Али­нә исем­ле­се.

- Мин кы­зыл йө­рәк тот­кан йом­шак аю би­рү­лә­рен те­лим, - ди­де По­ли­на. - Әл­лә сез Кыш ба­бай­мы?! - дип со­рау­лы ка­раш та таш­ла­ды.

Уңыш­лы ша­я­ру­ла­ры­на сө­е­неп, кө­ле­шә-кө­ле­шә кыз­лар юл­ла­рын дә­вам ит­те. Ки­бет­кә ке­рү бе­лән йом­шак уен­чык­лар киш­тә­се­нә та­ба ат­ла­дым. Йом­шак аю­ның кеч­ке­нә­се 265 сум. Зур­ра­гы 2500 ти­рә­се. План­шет бә­я­се бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да әл­лә ни кыйм­мәт тү­гел. Тик әти-әни­се­нең ке­ре­ме күп­ме­дер бит?! Уен­чык­лар­ның да нин­ди­лә­ре ге­нә юк. Ма­вык­тыр­гыч өс­тәл уен­на­ры, ро­бот­лар, кур­чак­лар, кул эш­лә­ре... Бәй­рәм уңа­ен­нан кү­бе­се таш­ла­ма бе­лән тәкъ­дим ите­лә.

Кем­гә нәр­сә

Ин­тер­нет­та уз­ды­рыл­ган со­раш­ты­ру­лар­га күз сал­саң, өмет за­ма­на тех­но­ло­ги­я­лә­ре як­лы: кеч­ке­нә­ләр бү­ләк­кә ин­те­рак­тив уен­чык­лар кө­тә. Ма­тур ки­ем, ти­ме­ра­як, чаң­гы, ро­лик, тау чаң­гы­сы ке­бек спорт ин­вен­тарь­ла­ры да по­пу­ляр. Ә өл­кән­нәр­нең смарт­фон, план­шет, ноут­бук ке­бек бү­ләк­тән баш тарт­мас­ка исәп­лә­ре. Со­раш­ты­ру күр­сәт­кән­чә, уз­ган ел бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да бы­ел фо­то­ап­па­рат­лар бе­лән кы­зык­сы­ну да арт­кан икән. Шу­лай ук бе­рәр ма­җа­ра­лы та­ма­ша­га, яки та­ри­хи урын­га, ку­рорт­ка сә­я­хәт, эт, пе­си, әр­лән ке­бек дүр­та­як­лы дус­лар, элект­рон, шу­лай ук бас­ма ки­тап та бар кө­тел­гән бү­ләк­ләр исем­ле­ген­дә... Кы­зык, Яңа ел­га Кыш ба­бай­дан эне­кәш яки се­ңел­кәш со­рау­чы бар ми­кән хә­зер? Һәр­хәл­дә, ми­ңа оч­ра­ма­ды.

Ләй­лә­гөл Ми­на­е­ва

На­и­лә Шә­фи­гул­ли­на, 10 яшь:

- Яңа ел­дан мин тик ях­шы­лык­лар гы­на кө­тәм: уңыш­лар, яңа дус­лар, яңа оч­ра­шу­лар, сә­я­хәт­ләр... Буш ва­кы­тым­да шул яңа дус­лар бе­лән ара­ла­шыр­га, хат­лар язы­шыр­га, фо­то­га тө­ше­рер­гә бә­лә­кәй ге­нә план­шет та бул­са, ко­ма­чау­ла­мас иде. Әле­гә­чә ми­не иң ку­ан­дыр­ган һәм ка­дер­ле бү­ләк уз­ган ел Мәс­кәү­дән Ле­на апам җи­бәр­гән күл­мәк бул­ды. Бел­сә­гез, ул шун­дый ма­тур. Бик яра­тып ки­ям.

Лу­и­за Га­би­то­ва, 3 кыз һәм 1 онык­ның ярат­кан әни­се һәм әби­се:

- Ба­ла­лар үс­кән са­ен бор­чу-мә­шә­кать ке­нә тү­гел, бү­ләк­кә со­рау да ар­та. Олы кыз­га ай­фон 5s ал­дык. Ур­тан­чы­га куп­шы күл­мәк, ал­тын чыл­быр. Кеч­ке­нә улы­быз­га план­шет әзер­ләп куй­дык. Аны­сы­на мәк­тәп­тән дә ма­вык­тыр­гыч уен, яны­на "Кин­дер" ян­чы­гы бу­лыр дип уй­лый­быз. 1 яшь­лек онык­ка да ма­тур ки­ем бе­лән кур­чак әзер ин­де.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250