Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт балалары интернетсыз яши [+ФОТОЛАР]

Җәйнең соңгы аена да аяк бастык. Ял һәм сәламәтләндерү лагерьлары соңгы сменага балаларны кабул итәргә әзерләнә.

Шәһәрдән читтә 5 лагерь эшли. «Березка» сәламәтләндерү комплексы башкаларыннан аерылып тора. Биредә нефтьчеләр лагерьларындагы кебек бассейн да, телевизор, интернет һәм башка заманча шартлар юк. Шулай булса да, беркем өен сагынмый. «Березка» муниципаль лагере табигатьнең иң матур җирендә урнашкан. 2015 елга кадәр бер тапкыр да ремонт ясалмаган. Моннан берничә ел элек «Березка»да булып, исебез китеп кайткан идек: юынгычлар, бәдрәф урамда, душны кояшта җылынган су алыштыра, ә яшәү урыннары зур чан рәвешендәге вагончыкларда. Шулай булса да, балалардан бер генә зарлану сүзе дә ишетмәдек. Бертавыштан «Ошый», – диде алар. 
Әле дә берничә ел рәттән килүчеләр барлыгы ачыкланды. Бу юлы безне лагерь үзгәрешләр белән каршылады. 2016 елда азык-төлек блогына капиталь ремонт ясалган. Быел 32 урынлык ике йокы корпусы төзелгән. Алар эчендә санузеллар да бар. Шулай ук яңа медицина блогы пәйда булган. 
Иң мөһиме, әти-әниләр взносы нибары 2 800 сум тәшкил итә. Балалар 6 тапкыр ашыйлар. Ит, яшелчә-җимеш янына камыр ризыклары белән дә сыйланалар. «Березка» лагере балаларны кайсы ягы белән җәлеп итә соң? Монда нигездә профильле сменалар уза. Беренче сменада кадетлар экстремаль шартларда яшәргә өйрәнгән. Палаткалары әле дә бар иде. 
Хәзер өченче смена бара. 26 июльдән 12 августка кадәр «Тинейджерлар» сменасында 14 тән 18 яшькә кадәрге үсмерләр мондый шартларда үзләрен сыный. Сүз уңаенда «Тинейджерлар» быел «Березка»га унынчы тапкыр килгән. Өч отрядка тупланып, алар төрле тренинглар уздыралар, видеороликлар төшерәләр. Чыннан да, бер минут та буш вакытлары юк. Тренингларның һәрбесе 20 минут бара. Алар барышында сөйләшергә ярамый. Мондый уеннарны сайлаганда коллектив белән тупланып эшләргә өйрәтүче тренингларга өстенлек бирелә. Нәтиҗәләрен балалар үзләре дә тоя. Мисал өчен Илгизәр Әюпов «Березка»да беренче тапкыр. Инде яңа дуслар табарга да өлгергән. Моңа кадәр башка лагерьларда ял иткәне булган. Шартлар аны куркытмый, тагын киләм дип тора. Настя Вершенинаның икенче ел килүе. Ул телефонга бәйлелектән арынып торуга шатлана гына. 
– Биредә бөтенләй башка мохит. Вожатый синең өчен бер нәрсә дә эшләми, барысын да үзең башкарасың. Бу безне мөстәкыйльлеккә өйрәтә. Көн сизелми дә үтеп китә. Социаль роликлар төшерәбез, интервьюлар алабыз, сәхнәләштерәбез, смена азагына баллар буенча нәтиҗә ясалачак. Һәр отряд беренче урын өчен көрәшә. Бәдрәф һәм юынгычларның урамда икәнлеге дә мөһим түгел иде. Хәзерге яңа йортларда барысы да бар. Интернет, социаль челтәр карау да онытылды. Лагерьда гына аларга никадәр дәрәҗәдә бәйле булуыңны аңлыйсың. Тренинглар бер-беребезгә ярдәм итә торган. Беръюлы 60 кеше катнашкан очраклар да бар, – диде Настя да. 
Диана Хәйрисламова «Тинейджерлар» сменасына алтынчы тапкыр килгән. 4 ел ял итүче сыйфатында булган, аннан куратор, хәзер педагог-оештыручы вазифасын башкара. Ул да тренинглар балалардагы комплексларны ачарга ярдәм итә ди. 
– Мин үзем дә заманында лагерьга килгәндә үз-үземә бикләнгән, чыгыш ясарга, сүз катарга курка торган кыз идем. Барысы да юкка чыкты. Без тренинглар вакытында балаларның үз-үзләрен тотышларына игътибар итәбез, аннан сөйләшүләр алып барабыз. Лагерьдан алар бөтенләй икенче булып таралыша, – дип сөйләде Диана. 
Яңа корпусларда әлегә 32 кеше яши, калган 28 е вагоннарга урнаштырылган. Киләсе елда тагын ике корпус төзү һәм клубны ремонтлау планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса