Көн темасы

Әлмәт балалар бакчаларында иминлек айлыгы

"Игътибар, балалар" иминлек айлыгының төп максаты - балалар катнашында юл-транспорт фаҗигалары профилактикасы, җәйге ял вакытында балаларның иминлеген тәэмин итү.


Атна дәвамында балалар бакчаларында төрле чаралар: "Кыен виражлар" исеме астында самокатларда һәм велосипедларда узышу, музыкалы-спортлы күңел ачулар, экскурсияләр, "Дустыбыз светофор", "Юл хәрәкәте кагыйдәләре турында без ниләр беләбез?" темаларына әңгәмәләр, автомәйданчыкта дәресләр үткәреләчәк. Шулай ук "Юлларда иминлек" темасына балалар белән олыларның уртак иҗаты күргәзмәләре һәм фотокүргәзмәләр оештырылачак.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Әлмәт балалар бакчаларында иминлек айлыгы
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

Көн темасы