Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт авылы яшьләренең кышкы спартакиадасы

Бүген Кичүдә авыл яшьләренең 45 нче спартакиадасы үтте. Көч сынашырга районыбызның барлык авыл җирлекләре дә килгән иде. Спартакиаданы кышкы Сабантуй дип бәяләргә дә мөмкин иде - һәркайда җыр агыла, сәүдә оештырылган, шашлык исләре борынны кытыклый, гаиләләре белән манзара кылырга, бергәләшеп ял итәргә килүчеләр дә байтак.

Әлмәтлеләр спортны ярата. Шәһәр һәм районның 63 мең кешесе сәламәт яшәү рәвешен үз итә. 5 мең кеше төрле ярышларда катнашкан. Җиңүләр сандыгы да саллы: Россия һәм халыкара ярышларда 500 дән артык призлы урын яуланган. Әлмәт муниципаль районында спорт белән шөгыльләнү өчен барлык мөмкинлекләр бар. Бу хакта спартакиаданы тантаналы ачуда чыгыш ясап, авыл халкын спорт бәйрәме белән котлаган район башлыгы Мәҗит Салихов та билгеләп үтте.
- Авыл яшьләренең спартакиадасын уздыру да күркәм традициягә әйләнде. Иң беренече ярышлар Яңа Кәшер авылында узган иде. Ә бүген инде юбилейлы - 45 нче спартакиадага җыелдык, - диде ул. - Без республикада мондый спартакиада уздыручы бердәнбер төбәктер, мөгаен. Аның кысаларында ярышлар ел дәвамында бара, аларда авылда яшәүче 2,5 мең кеше катнаша. Гомумән алганда, Әлмәт халкының 32 проценты физкультура белән актив шөгыльләнә. Бу яхшы күрсәткеч.
Мәҗит Салихов һәркемгә ярышларда уңышлар теләде, районда физкультура һәм спорт үсешенә зур өлеш кертүчеләрне район Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Кичүлеләр кунакчыл халык булып чыкты. Бу көннәрдә Май чалу йоласы баруын искә төшереп, коймак белән сыйладылар.
Спартакиада әләмен күтәрү хокукы Кичү авыл җирлеге башлыгы Галина Тумановага бирелде. Ә ярышлар утын узган ел иң яхшы спортчы дип танылган кичүле Алексей Масленников кабызды. Нәкъ олимпиадагыча.
Авыл яшьләре чаңгыда узышты, бил алышты, гер күтәрде, хоккей, волейбол, мини-футбол, шахмат, шашка, өстәл теннисында уйнады, кул көрәштерде, аркан тартышты. Ат чабышы, һәрвакыттагыча, мавыктыргыч булды.
Районның төрле авылларыннан җыелган үзешчән сәнгать осталары дәртле чыгышлары белән көч биреп торды.
Менә ярышларга нәтиҗә ясар чак та җитте. Халкы 800 кешедән ким булган авыл җирлекләре арасында җиңүне кабаттан Кичү яулады. 800 дән артык халкы булганнар арасында Түбән Мактама бистәсе команда җиңде. Быелдан башлап кышкы спартакиадада җиңгән авыл җирлекләренә чит илгә юлламалар бирелә башлау турындагы хәбәр алкышлар белән кабул ителде. Кичүлеләр район "Олимпиадасы" әләмен Тайсуган авыл җирлегенә тапшырды. Киләсе елда үтәчәк авыл яшьләренең 46 нчы спартакиадасы әлеге торак пунктта узачак.
Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса