Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт авылларында яшәүчеләрнең “Чиста су” программасына эләгәсе килә

Урсалбаш, Яңа Михайловка, Салкын Чишмә, Шарлама һәм Сөләй авылларын эченә алган Сөләй авыл җирлегендә яшәүчеләрнең чираттагы җыены булды.



Авыл башлыгы Гөлчәчәк Шәйдуллина хисап доклады укыды. Узган елда авылларда күп нәрсәләр эшләнгән. Нефтьчеләр, спонсорлар һәм авыл кешеләренң үзләре ярдәмендә Сөләйдә зират мәйданы 2 гектарга арттырылган. Яңа Михайловка зираты юлына 650 метрга таш түшәлгән, монысында фермер Назыйм Хурамшинның ярдәме бик зур. Салкын Чишмә авылында Марат Ямалиев белән Әсгат Әхмәтшин буа кырыена 70 төп каен һәм чыршы үсентеләре утыртканнар, монда ял зонасы булдыру планлаштырыла.

Сөләйдә санлы телевидение кертелә башлаган,Урсалбашта яңа Әхмәдуллин урамы 35 йортка зурайган, үзәк йортларга газ да барып җиткән. Быел тагын 8 гаилә газлы булачак.
Быел Яңа Михайловкадагы медпункт өлешчә ремонтланачак, моның өчен муниципаль бюджетта 100 мең сум акча каралган. Көз көне Сөләйдә модульле фельдшерлык-акушерлык пунктына нигез салынган иде, ул быел көз ачылачак.

Проблемалар һаман да күп әле. Су белән тәэмин итү арада иң мөһиме булып кала. Басым кимегәндә Яңа Михайловка, Шарлама, Сөләй авылларында калку урыннарда яшәүчеләр сусыз калалар. Бу проблеманы хәл кылу өчен авыл җирлеген, ниһаять, "Саф су" федераль программасына кертерләр, дип ышанасы килә диде авыл башлыгы.

Җыен ахырында Гөлчәчәк Шәйдуллина Әлмәт районының киләчәгенә битараф булмаган якташларның һәммәсенә ярдәмнәре, һәр яклап булышлык күрсәтүләре өчен рәхмәт әйтте, дип хәбәр итә almetyevsk.tatar.ru .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса