Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт авыллары нинди ярдәм тоя, нинди проблемалар белән яши бүген?

Авыл бул­ма­са, шә­һәр­нең дә ки­лә­чә­ге юк.

Мо­ны ис­бат­лап то­ру ки­рәк­ми­дер. Бү­ген өс­тәл­ләр­дән өзел­мә­гән кү­пе­реп пеш­кән ипи-кү­мәч­ләр­сез, ит-сөт­сез тор­мыш­ны гы­на күз ал­ды­на ки­те­реп ка­рар­га ки­рәк. Алар­дан баш­ка яшәү мөм­кин­ме? Ә авыл­лар үзе нин­ди яр­дәм тоя, нин­ди проб­ле­ма­лар бе­лән яши бү­ген?

Авыл­ның үт­кән­дә­ге­се бе­лән бү­ген­ге­се ара­сын­да аер­ма зур, әл­бәт­тә. Утын ягып ин­те­гә­се юк, кай­бе­рәү­ләр хәт­та мун­ча­ны да газ­га то­таш­тыр­ган. Өй­лә­рен­дә суы бул­ма­ган­нар да ел­дан-ел ки­ми ба­ра. Кү­бе­се­нең бәд­рәф­лә­ре дә өй эчен­дә. Ав­то­мат кер юу ма­ши­на­сыз га­и­лә шу­лай ук си­рәк. Кап­ка төп­лә­ре­нә ге­нә күз са­лы­гыз - күп­ләр­нең шәх­си трак­тор­ла­ры, ма­ши­на­ла­ры то­ра. Әл­мәт ра­йо­нын­да 36 авыл җир­ле­ге исәп­лә­нә. Бү­ген алар­га Тү­бән Мак­та­ма шә­һәр ти­бын­да­гы бис­тә­сен һәм Ти­хо­нов­ка авы­лын да керт­кән­дә 51338 ке­ше го­мер ки­че­рә. Ра­йон­да яшәү­че­ләр­нең бай­та­гы нефть тар­ма­гын­да һәм авыл­ла­ры­на якын ур­наш­кан баш­ка предп­ри­я­ти­е­ләр­дә эш­ли. Авыл җан­лы, җир ке­ше­се бу­лып ка­лу­чы­лар, ата-ба­ба­ла­ры­ның эш­лә­рен дә­вам итү­че­ләр, фер­мер бу­лып ки­тү­че­ләр дә бар. Ра­йон­да 22 га­и­лә фер­ма­сы са­на­ла.

- Уз­ган ел алар­ның са­нын та­гын 12 гә арт­ты­ру план­лаш­ты­рыл­ган иде дә, 3 га­и­лә фер­ма­сын гы­на эш­лә­теп җи­бә­рү мөм­кин бул­ды, - ди­де ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се­нең авыл җир­лек­лә­ре бе­лән эш­ләү бу­ен­ча урын­ба­са­ры Алек­сей Гру­шин дү­шәм­бе ки­ңәш­мә­сен­дә яса­ган чы­гы­шын­да.

"Баш­лан­гыч фер­мер" прог­рам­ма­сы бу­ен­ча грант алу­да кат­наш­кан 9 га­и­лә фер­ма­сын­нан үт­кән ел ике­се­нә бә­хет ел­май­ды. Зөл­фия Юпа­е­ва бе­лән Ри­шат Ха­ри­сов­лар 1,5 мил­ли­он сум­лык грант­ка ия бул­ды­лар.

За­ма­на бе­лән бер­гә ат­лау­чы­лар эш­мә­кәр­лек кә­се­бе­нә ке­реш­те. Әл­мәт авыл­ла­рын­нан 30 га якын эш­мә­кәр тер­кәл­гән. Алар­ның күп­че­ле­ге транс­порт­та ке­ше­ләр та­шу, сәү­дә итү бе­лән мәш­гуль. Җә­мә­гать тук­ла­нуы юнә­ле­шен­дә хез­мәт күр­сә­тү­ләр, умар­та­чы­лык, иген­че­лек бе­лән шө­гыль­лә­нү­че­ләр дә бар. Әле­ге 30 эш­мә­кәр 60 ка якын да­и­ми өс­тә­мә эш уры­ны бул­дыр­ган. Кы­зу эш өс­тен­дә эш­ләү­че­ләр са­ны та­гын да ар­та.

- Без ра­йон бу­ен­ча ана­лиз яса­дык һәм авыл җир­лек­лә­рен­дә 400-500 ләп эш­мә­кәр­нең үз эше бе­лән шө­гыль­лә­нү­ен ачык­ла­дык. Алар­ның 70-80 лә­бе авыл ху­җа­лы­гы про­дук­ци­я­се җи­теш­те­рә. 100 гә якы­ны шәх­си ху­җа­лык­ла­рын­нан (ЛПХ) ях­шы гы­на та­быш алып яши. Әгәр дә алар­га яр­дәм күр­сә­тел­сә, бу ху­җа­лык­лар фер­мер яки га­и­лә фер­ма­сы бу­ла­рак та эш­ли алыр иде, - ди­де Алек­сей Гру­шин.

Әл­бәт­тә, тер­лек ас­рау җи­ңел тү­гел. Мо­ның өчен фи­зик көч, ты­рыш­лык, ал­ны-ял­ны бел­ми­чә эш­ләү ки­рәк. Шу­ңа кү­рә бү­ген мал ас­рау­чы­лар ара­сын­да тер­лек­ләр­нең баш са­нын кыс­кар­тыр­га те­ләү­че­ләр дә бар. Ан­нан соң фер­мер бу­лып тер­кәл­гән оч­рак­та са­лым тү­ләр­гә ту­ры ки­лә­чәк. Ә ме­нә үз­лә­рен авыл ху­җа­лы­гы биз­не­сын үс­те­рү­дә сы­нап ка­рау­чы­лар­га ра­йон прог­рам­ма­сы тәкъ­дим ите­лә­чәк. Шу­лай ук алар­га фе­де­раль прог­рам­ма­лар­да да кат­на­шу­да яр­дәм күр­сә­те­лә­чәк.

Сүз уңа­ен­да шу­ны да бил­ге­ләп үтә­се ки­лә,таш­ла­ма ка­рал­ган кре­дит­тан уз­ган ел 451 ху­җа­лык фай­да­лан­ган. Бу 134,5 мил­ли­он сум ди­гән сүз. Ку­зай­ки­но, Тү­бән Мак­та­ма, Биш­мун­ча, Ел­хо­вой, Сө­ләй авыл җир­лек­лә­ре кре­дит­лар­ны күп ал­ган. Ра­йон прог­рам­ма­сы бу­ен­ча был­тыр сөт җи­теш­те­реп са­ту­чы­лар­га 2854706 сум суб­си­дия тү­лән­гән. Но­вот­ро­ицк авы­лын­да яшәү­че Вла­ди­мир Гор­бу­нов Авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек ми­нистр­лы­гы­ның шәх­си ху­җа­лык­лар ара­сын­да уз­дыр­ган бәй­ге­сен­дә иң ях­шы бу­лып та­ныл­ган. Га­и­лә фер­ма­ла­ры ара­сын­да Сө­ләй­дән На­ил Ман­на­пов, "А­выл ху­җа­лы­гы биз­не­сы үсе­ше" но­ми­на­ци­я­сен­дә Нә­дер авыл җир­ле­ге иң ях­шы­лар ара­сын­да.

Биш авыл җир­ле­ге - Бо­рис­ки­но, Ап­па­ко­во, Кле­мен­тей­ки­но, Тай­су­ган, Яма­ши рес­пуб­ли­ка­да иң ях­шы­лар бу­лып та­ныл­ды һәм ав­то­мо­биль­ләр бе­лән бү­ләк­лән­де. Яма­ши, Бо­рис­ки­но һәм Миң­ле­бай авыл җир­лек­лә­ре 1 мил­ли­он сум­лык грант ия­лә­ре бул­ды­лар. Бу ак­ча­лар авыл урам­на­рын һәм со­ци­аль объ­ект­лар­ны тө­зек­лән­де­рү­гә то­ты­ла­чак. Җи­ңү­ләр, уңыш­лар күп, алар­ның кай­бер­лә­ре ми­сал­га юк­ка гы­на ки­те­рел­мә­де. "Күк­тән яу­ган" әле­ге ак­ча­лар ар­тын­да ты­рыш хез­мәт ята.

- Ре­монт, тө­зе­леш эш­лә­ре шә­һәр­дә ге­нә тү­гел, авыл­лар­да да алып ба­ры­ла, - дип ис­кәрт­те Алек­сей Гру­шин. - Нефть­че­ләр­нең сал­лы яр­дә­мен дә бил­ге­ләп үтә­се ки­лә. Алар хи­са­бы­на Ер­су­бай­ки­но, Әл­мәт һәм Ур­ман Кә­ләе авыл җир­лек­лә­рен­дә 11 мил­ли­он сум­га суүт­кәр­геч­ләр тө­зел­де. Де­пу­тат­лар яр­дә­ме бе­лән та­гын 8 авыл­да суүт­кәр­геч­ләр алыш­ты­рыл­ды.

Ха­лык ыша­ныч­лы­ла­ры кү­пер­ләр­не ре­монт­лау­да да өлеш керт­кән. Ва­силь­ев­ка, Яма­ши һәм баш­ка авыл­лар­да­гы кү­пер­ләр дә ис­кер­гән, алар­га да ре­монт ки­рәк бу­лып чык­ты.

Шө­кер, ра­йон авыл­ла­ры яңа­ра, яшәү өчен шарт­лар туа ба­ра. Рес­пуб­ли­ка прог­рам­ма­ла­ры ни­ге­зен­дә тө­зе­лү­че, ка­пи­таль ре­монт уз­ды­ры­лу­чы ме­ди­ци­на пункт­ла­ры­на, клуб­лар­га, мәк­тәп­ләр­гә, ба­ла­лар бак­ча­ла­ры­на ка­рап шат­лан­мый мөм­кин тү­гел. Авыл яңа­ра икән, ди­мәк, ул озын го­мер­ле, ки­лә­чә­ге бар. Тор­мыш итү өчен уңай­лы шарт­лар бул­ган авыл­лар­дан яшь­ләр дә кит­ми, би­ре­дә ге­нә йорт җит­ке­рү ягын ка­рый. Уз­ган ел яшь бел­геч­ләр­не то­рак бе­лән тәэ­мин итү прог­рам­ма­сын­да кат­наш­кан 15 ке­ше үз поч­ма­гын бул­ды­ру­га 12,7 мил­ли­он сум суб­си­дия ал­ган. Эш­лә һәм яшә ге­нә!

"Без­нең ра­йон­ның авыл җир­лек­лә­ре баш­лык­ла­ры - та­ту бер кол­лек­тив. Алар­ның һәм­мә­се үз авыл­ла­рын ма­тур­лау, тәр­тип ур­наш­ты­ру, кү­зә­тел­гән проб­ле­ма­лар­ны чи­шү өчен янып-кө­еп, бер-бер­се бе­лән яры­шып яши. Бы­ел да нә­ти­җә­ле эш­ләр­гә ты­ры­ша­чак­быз", - ди­ел­де чы­гыш­та. Амин, шу­лай бул­сын!

Ири­на Апа­ча­е­ва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250