Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт автомодельчеләре республикада беренче

20-22 июньдә Казанда укучылар арасында автомоделизм буенча укучылар арасында республика команда-шәхси беренчелеге үтте.

Ярышта Казан, Әлмәт, Чаллы һәм Яшел Үзән командалары катнашты. Яшькә карап ике төркемдә модельләрнең РЦБ, РЦЕ-10, ДТМ, ДТМ - сток классларында 18 кеше ярышты.

Кискен көрәш нәтиҗәсендә Әлмәт командасы ике төркемдә беренче урыннарны алды. 2 нче урында Казан, 3 нче урында Чаллы спортчылары.

Шәхси беренчелектә Әсхәтов Азамат, Евсиков Денис, Мусин Айнур, Максутов Тимур, Аверьянов Кирилл Татарстан чемпионнары булдылар.

Ярышларда катнашучыларның иң яше Евсиков Данил өченче призер булды.

Яшь спортчыларың педагоглары Р.Ф.Якупов, Л.П.Галиева һәм методист Т.З.Галиев оста хөкемдарлык иткән өчен һәм ярышларны әзерләү, үткәрүдә актив катнашкан өчен грамоталар белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса