Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Өлкәннәргә кая барырга?

Вакыт тиз уза. Эш-мәшәкатьләр белән кайнап йөреп, гомер көзенә килеп җиткәнеңне дә сизми дә каласың.

Лаеклы ялны һәркем төрлечә каршылый. Берәүләр, ниһаять, балаларга оныкларны тәрбияләүдә, мәктәпкә, түгәрәкләргә йөрүдә ярдәм итә алачакмын дип шатлана, икенчеләрнең үз планы. Ә инде хезмәт елларын җәмәгать эшләрендә актив катнашып уздырганнар эштән туктагач, аптырап, каушап кала - оныклар үскән, беркая да ашыгырга кирәкми, ә көч-энергия кая да булса файдалы эшкә җигүне, күңел үзең сыман ук теге яки бу юнәлеш белән кызыксынучылар белән аралашуны сорый. Аларга кая барырга, нишләргә дип борчыласы юк, шәһәрдә өлкәннәр өчен вакытларын файдага уздыру өчен байтак кына мөмкинлекләр тудырылган.

Шәһәр һәм район ветераннар советы каршында "Ветеран" хоры эшли. Татар халык җырларын "Сүнмәс йөрәкләр"гә йөрүче өлкәннәребез башкара. Җырларга яраткан пенсионерлар аларга рәхәтләнеп йөри ала. "Нефтьче" Мәдәният сараенда да"Дубравушка" ансамбле эшли.

Физкультураны үз итүчеләргә "Импульс" клубына язылырга мөмкин. Салкын су белән үз-үзләрен чыныктыручыларга шәһәр күле янында урнашкан "Айсберг" клубына барырга киңәш итәбез. Шахмат беләм мавыгучыларны Тимирязев урамындагы Шахмат клубында көтәләр.

Моннан тыш тору урыны буенча җирле үзидарә Советларында да төрле түгәрәкләр эшли. Өлкәннәр үзләре дә балалар белән бәйләү, чигү кебек түгәрәкләр алып бара ала. Байтак кына авыл Мәдәният йортларында да ветераннарның ансамбльләре эшли.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250