Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Өлкәннәр – хуҗалык тоткасы

Районда язгы кыр эшләренең кызган чагы.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре алдында чәчүне мөмкин кадәр тизрәк тәмамлау бурычы тора. Мәмәт авылында урнашкан "Актау" хуҗалыгы, һәр елдагыча, алдынгылар исәбендә. Хуҗалыкның төп таянычы быел да өлкәннәр.

Авылсыз яшәп булмый, авыл шәһәрне туендыра - моны кала халкы үзе дә гел әйтеп тора. Өстәлдәге бер телем икмәк өчен күпме тир түгелә, күпме хезмәт куела. Нинди авырлыклар белән иген иккәнен, мал үрчеткәнен авыл хезмәтчәннәре үзләре генә белә. Бүген икеләтә кыен, чөнки авыл хуҗалыгы тармагы эшче кулларга, белгечләргә кытлык кичерә. Элек шау-гөр килеп торган остаханәләрдә, терлекчелек фермаларында хәзер нигездә өлкән яшьтәгеләрне генә күрергә мөмкин.

- Ярый әле ветераннарыбыз бар. Аларның эш һәм тормыш тәҗрибәсе бик тә кирәк. Өлкәннәребез белән горурланабыз һәм киләчәктә дә эшләүләрен телибез, - диде "Актау" җәмгыяте җитәкчесе Данис Хәбибуллин.

Хуҗалыкта механизаторлар булып эшләүче Сирин Ибраһимов һәм Рамза Насыйбуллиннар да үзләрен белә башлаганнан бирле туган авылларында, колхоз эшендә. Сирин Ибраһимов Карабашта СПТУ тәмамлаган һәм 1966 елда трактор артына утырган.

- Читкә китәргә, нефтьчеләргә эшкә урнашырга дигән уй башыма да кереп чыкмады. Гомерем комбайн штурвалы артында узды, хәзер менә олыгайгач тракторда эшлим, - диде ул.

Сирин Ибраһимов тырыш хезмәте өчен III дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнгән. Рамза ага да авылда калганына һич кенә дә үкенми. Лаеклы ялда булуына да карамастан, зарланмыйча-сыкранмыйча тимер атын иярләвен дәвам итә. "Эшебездән канәгать, көч-дәрт булганда хуҗалыкка ярдәм итәргә, эшләргә инде" - хуҗалыкта һәм, әлбәттә инде, кыр эшләрендә алыштыргысыз механизаторлар әнә шулай ди.

"Актау"да 40 ел агроном булып эшләүче Суфия Гатинаның да пенсиягә чыкканына биш ел. Бүген ул хуҗалыкның баш агрономы да, орлыкчысы да. Киләсе елга алмаш - хуҗалык стипендиаты укуын тәмамлап кайтырга тиеш. Агроном эше җиңел түгел. Булачак уңыш күләме һава торышы белән беррәттән агрономның белеменә дә, чәчүлек материал торышына да бәйле.

- Складтагы орлыкларны даими тикшереп торабыз, лабораториягә анализга җибәрәбез. Без һәр елны үзебезнең орлыкны чәчәбез, сатып алганыбыз юк. Кышын да, җәен дә эш күп, - диде "Актау"ның баш агрономы. Бу урында хуҗалыкның уңыш бирүчәнлек буенча районда алдынгылар сафында булуын искәртеп узасы килә.

Мәмәтнең тагын бер фидакаре белән таныштырып үтәбез. Сәгыйть Харисов баш ветеринария табибы да, зоотехник та, ферма мөдире дә. Чирмешән егете Әлмәт якларына Мәмәт, Чупай, Кичүчат авылларын берләштергән Октябрьнең 50 еллыгы исемендәге совхоз булган чакта ук, 1973 елда килгән һәм үз кеше булып төпләнеп калган. Быел район башлыгы җитәкчелегендәге делегация составында Саба районына ветеран терлекче дә барган һәм кайбер агрегатларга кызыгып кайткан. Хәзер актаулылар да шуларның берничәсен сатып алырга ниятли.

- Киләсе елдан без дә бер савымчыга 50 баш сыер беркетергә уйлыйбыз. Бүген хуҗалыкта һәр сыердан 10 килограммнан артык сөт савабыз. Бу узган елгыдан икешәр килограммга артыграк. Терлекләрнең баш санын да 17 гә арттыра алдык. Хәзер сыер савучыларның хезмәте бераз җиңеләйде, сөтне чиләкләргә салып ташыйсы юк, сөтүткәргеч аша бара. Җәйләүләрдә дә сөтүткәргеч сузылган. Быел тагын берне алырга планлаштырабыз, - дип сөйләде Сәгыйть Харисов, үзгәрешләргә куанып.

Сыер абзарына реконструкция ясалган. Чыгымнар үзен аклый: сөт җитештерү дә, сыер савучыларның эш хаклары да арткан. Мал табибы яхшы сортлы сөт аласың килсә, терлек азыгын да сыйфатлы итеп әзерләргә кирәк ди. Ассызыклавынча, "Актау"ның сенажы да, фуражы да, башкасы да әйбәт.

Терлекчелек ветераны тормышыннан канәгать, эшен яратып башкара. Ләкин аны авыл хуҗалыгына эшкә яшьләр килмәү бик борчый. Чынлап та, пенсионерлар тагын да олыгая бара, аларга алмаш юк, авыл хуҗалыгын кем тартыр, кем иген игәр, терлек асрар?..

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса