Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Кышкы вакытка» күчү закон проекты беренче укылышта кабул ителде

Русия дәүләт думасы «кышкы вакытка» күчү турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Анда Россия субъектлары чикләрен истә тотып думадагы сәламәтлек саклау комитеты рәисе Сергей Калашников җитәкчелегендәге депутатлар төркеме Россиядә вакыт зоналарын унга җиткерүне күздә тота.

«Олимпиада узды. Фейерверклар яңгырады», диде дума депутаты Николай Коломейцев. Ул сәгать күчерү Сочида Олимпиада уздыруның бер таләбе булуын искәртте.

«Закон проектының кабул ителүе «кышкы вакытка» күчү эше башланганын күрсәтә. Бу безнең сайлаучыларның теләкләренә җавап булып тора», диде депутат Михаил Старшинов.

http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса