Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кышкы спорт бәйрәме

12 февраль көнне әлмәтлеләр сәламәт яшәү рәвешен яклап, "Татарстан чаңгы юлы - 2012" ярышларына чыкты.

Кышкы салкын көн әлмәтлеләрне куркытмады - спорт бәйрәмендә 5 меңгә якын кеше чаңгыга басты. Физкультура, спорт һәм туризм буенча идарәдән алган мәгълүматларга караганда, әлеге чарада барлыгы 21336 меңләп кеше катнашты. Алар арасында яшьләр дә, өлкәннәр дә күп булып, һәммәсе дә күңелле һәм файдалы ял итте.
Күркәм традиция буенча иң беренче булып муниципаль район, район башкарма комитеты җитәкчелеге, шәһәр һәм районда урнашкан оешма-предприятие җитәкчеләре узышты. VIP-йөгерүдә барлыгы 50 гә якын кеше катнашты. Нәтиҗәдә, финишка беренчеләрдән булып "Татнефть-ЭнергоСервис" идарәче компаниясенең Әлмәт цехы начальнигы В.Зайцев килеп җитте. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе начальнигы Р.Низамов икенче урынны яулады, район башкарма комитетының авыл җирлекләре социаль инфраструктурасы үсеше бүлеге начальнигы А.Мәүлетов өченче урынга лаек булды.
Дәртле көй-моңнар һәм алып баручыларның күтәренке рухтагы чыгышлары астында 10-11 нче сыйныфларда белем алучы 1000 ләп укучы 2 километр озынлыкка йөгерде. Менә алар спорт белән дус ичмасам! Афәрин, яшьләр! Сәламәт яшәү рәвеше алып баруыгыз соклануга лаек. Аларны шәһәребезнең оешма-предприятие, учреждение хезмәткәрләре, шулай ук урта-махсус һәм югары уку йортлары студентлары алыштырды. Якынча исәпләүләр буенча алар саны 4 меңгә җитте. Рәхәтләнеп ял итте дә соң эшче халык! Һәммәсе дә яңа эш атнасына көч-дәрт, илһам алды. Оешмалар арасында беренчелекне мәгариф, мәктәпкәчә белем бирү идарәләре, "Татинтек" ҖЧҖ, уку йортлары арасында АГИМС яулады.
Ярышларның иң киеренке мизгеле "Снежинка" спорт-сәламәтләндерү комплексында узды. Биредә район чемпионаты һәм беренчелеге кысаларында шәһәребездәге иң көчле спортчылар көч сынашты. 2, 3, 5, 10 километр арага яшьләр белән бергә ветераннар да чаңгыда йөгерде. Җиңүчеләрнең һәм призерларның һәммәсенә дә грамоталар, медальләр, кубоклар тапшырылды.
"Татарстан чаңгы юлы - 2012" спорт бәйрәменең төп ярышларына кадәр 10-11 февраль көннәрендә шәһәр һәм район уку йортларында чаңгыда йөгерүләр оештырылган иде. Аларда 1-9 нчы сыйныфларда укучы 16508 бала катнашты. Балалар бакчаларында әлеге чарага багышланган рәсемнәр бәйгесе оештырылды.
Кышкы спорт бәйрәме чираттагы тапкыр әлмәтлеләрнең бердәм, көчле ихтыярлы булуларын исбат итте. Спорт белән һәрвакыт дус булыйк, дуслар!
Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
М.Фарукшин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250