Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Күршеләреннән калышмыйлар

Район җирлекләре буенча йөргәндә, элек еш кына «Авылда эш юк, яшьләр шуңа шәһәргә китә, авылның киләчәге дә томанлы» дигән сүзләрне ишетергә туры килә иде. Ә менә Тайсуганда йорт салу өчен урын җитми башлаган.

Тайсуган белән Габдрахман авыллары арасын 2,7 километр гына аерып тора. Икесе ике төрле җирлек булса да, араларында бернинди көндәшлек юк. Икесе дә бәхетле, киләчәкләрен бүген үк фаразларга мөмкин булган авыллар исемлегендә. Нәкъ күршеләре кебек, Тайсуганда да барысы да җитеш, социаль объектлары тулы көчкә эшли, ремонтлыйсын ремонтлап, тәртипкә китереп торалар.

Алай да авылга баргач, урамда очраган кешеләрдән: «Нинди проблемаларыгыз бар?» - дип кызыксындык. Халык моңа анык җавап бирә алмады, җирлек башлыгы Марсель Мостафин гына эш-мәшәкатьләре белән уртаклашты. Яшьләр биредә төпләнеп калу ягында икән. Шуңа күрә авылны зурайту өстендә эш башланган. Тайсуганны киңәйтү четерекле мәсьәлә, чөнки бер яктан тау, икенче яклап Зәй елгасы ага, өченчесендә - сазлык.

- Бер биләмә билгеләдек, хәзер биредә 150 участокны рәсмиләштерү бара. Яшьләрдән йорт төзү өчен урын сорап 100 гә якын гариза керде. Габдрахманлылар да мөрәҗәгать итә, - дип сөйләде авыл башлыгы.

Марсель Фәхертдиновичны тагын бер мәсьәлә борчый. Авыл хуҗалыгына да ярдәм булсын иде, Тайсуган ягындагы фермалар бик искерде, дип кайгыра ул. Алар зур комплекс итеп торгызылса, чыннан да, авыл халкы өчен өстәмә эш урыны пәйда булачак.

- Тайсуганда актив, тату, бердәм, эш сөючән халык яши. Машина ремонтлау, йөк ташу белән шөгыльләнүче егетләребез бар. Соңгы елларда унлап гаилә умарта тота башлады. Мин боларны гаилә бизнесы дип карыйм. Комплекс төзелсә, тагын да күңеллерәк, 20-30 километрга йөреп эшләгәнче, җиңелрәк булыр иде, - 20 елга якын гомерен җирлек белән идарә итүгә багышлаган Марсель Мостафин әнә шундый хыял белән дә яна.

Халык бүген нигездә авыл башлыгы янына күршеләр белән аңлашылмаучанлык булганда, урамда бәйсез этләр йөргәндә, баганаларда лампочкалар янып чыкканда һәм шуның ише башка сораулар белән килә. Зур чыгым сорый торганнары хәйриячеләр ярдәмендә башкарыла.

- Тәхаветдиновлар һәм Җәләевләр гаиләләренә халыкны кайгыртулары өчен тайсуганлылар исеменнән зур рәхмәт. Киләчәктә дә шундый шәхесләр күп булсын иде, - дияргә ашыкты Марсель әфәнде.

Үзсалым акчасына да ел саен шактый эшләр башкарыла. Моңа кадәр 200 сум җыйган булганнар, киләсе елга күләмне арттырырга дигән карарга киленгән. Су системасы 85 процентка яңартылган, юллардагы чокырлар саны кими бара, чүп җыю тәртипкә салынган, 43 гектар мәйданда агач утыртыла, иске мәктәп бинасына капиталь ремонт кергән, балалар бакчасында эш кайный, клуб та яңартылган – исемлекне тагын да дәвам итәргә булыр иде.

- Кайнап яшибез. Үз театрыбыз бар, җырчы-биючеләребез шактый, Түгәрәкләр күп эшли. Башка авыллар егетләр җитмәүдән зарлана, бездә спектакльләрдә аларга роль җиткереп булмый. Гармунчыбыз гына юк, - дип сүзгә кушылды Мәдәният йорты директоры Розалия Семкичева.

Узган ел Тайсуган һәм Габдрахман авыллары беренче тапкыр хәйриячеләре ярдәме белән ТРның танылган артистларын да чакырып кичке Сабантуй уздырган иде. Быел да авыл халкын шундый бүләк көтә. Күңелле мәшәкатьләр белән яши авыл җирлеге.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

 

 

Тайсуганда 1125 кеше яши, 452 хуҗалык исәпләнә.

Узган ел 7 бала дөньяга килгән. Мәктәпкәчә яшьтәге 84, 7-15 яшьлек 98 бала бар. Пенсионерлар саны – 272.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса