Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт егете Дмитрий Хатьков Сочида тәүге җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасында Олимпия уеннары флагын күтәрде

154 нче аерым комендант Преображенский полкында хезмәт итүче Әлмәт егете Дмитрий Хатьков Сочида тәүге җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасында XXII кышкы Олимпия уеннары флагын күтәрде. Тантананың видеотрансляциясен www.news.sportbox.ru сайтына кереп карый аласыз.

Сочида Олимпия уеннарында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үзгә бер статус алды. Җиңгән спортчыларга Олимпия медальләрен тапшыру тантаналары тарихта беренче тапкыр моның өчен махсус ясалган Бәйрәм итү һәм бүләкләүләр мәйданында үтә. Ул Олимпия паркының нәкъ уртасында урнашкан. Ә финал ярышлары тәмамланганнан соң ук чемпионнарны һәм призерларны Олимпия объектларының үзләрендә үк тәбриклиләр, чәчәкләргә күмәләр.

2014 елгы Олимпия уеннарында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында 154 нче аерым комендант Преображенский полкының почетлы караулы да катнаша. Полкның иң яхшы 54 хәрби хезмәткәре арасында якташыбыз, Әлмәт политехник техникумын тәмамлаган Дмитрий Хатьков та бар. Аңа олимпиячеләрне тәүге бүләкләү тантанасында Олимпия уеннары флагын күтәрү бәхете насыйп булды. Махсус парад киемендәге Преображенский полкы егетләренә җиңүче илләр флагларын күтәрүдә катнашу хокукы да бирелде.

Узган елның язында татарстанлылар беренче тапкыр 154 нче аерым комендант Преображенский полкында хезмәт итәргә озатылды. Бу - Рус армиясенең иң өлкән полкы. Ватанга хезмәт итү кебек мәртәбәле бурычны 154 нче полкта үтү шактый дәрәҗәле санала. Преображенский полкына эләккән Татарстан егетләре арасында әлмәтле Дмитрий Хатьковның да булуы безнең өчен бигрәк тә зур горурлык.

Былтыр 30 ноябрь көнне - үзенең туган көнендә Дима әнисе белән бергәләп безнең редакциягә килгән иде. Ул ничек хезмәт итүе турында сөйләде, 7 ноябрьдә Кызыл мәйданда парадта катнашудан алган тәэсирләре белән уртаклашты. Преображенский полкының почетлы караул батальоны илебездә һәм чит илләрдә дәүләтебез җитәкчелеге тарафыннан үткәрелә торган барлык зур чараларда катнаша икән. Шул чагында ук Дима Олимпия уеннарында катнашу ихтималы турында да әйтеп үткән иде.

Без Дмитрийның әнисе Лидия Владимировна белән элемтәгә кердек һәм күңелле яңалык белдек. Кыска вакытлы ялдан баруга ук Дмитрийга кече сержант званиесе биргәннәр һәм взвод командиры итеп билгеләгәннәр.

- Олимпиадага сайлап алу бик җентекле булган, - дип сөйләде Лидия Владимировна. - Һәр дәгъвачы белән аерым-аерым әңгәмә үткәргәннәр. Полк командиры «иләктән узган» хәрби хезмәткәрләрне Олимпиадага: «Сезгә бөтен дөнья карап тора! Йөзебезгә кызыллык китермәгез! Полкның исеменә тап төшермәгез!» - дип озатып калган. Дима Сочида 28 гыйнвардан бирле инде. Тәэсирләре искиткеч. «Биредәге матурлыкны тел белән генә аңлатып бирерлек түгел. Бу кадәрне гомеремдә дә күргәнем юк иде!» - диде ул телефоннан сөйләшкәндә.

Сочида Олимпия уеннарында җиңүчеләрне бүләкләү тантаналары һәр көнне 20 сәгать 14 минутта башлана. Тантана барышында чемпионнарга һәм призлы урыннар алучыларга чәчәк бәйләмнәре белән медальләр тапшырыла, спортчылары җиңгән һәм призер булган илләрнең флаглары күтәрелә. Олимпиаданың бу дулкынландыргыч мизгелләрен күрми калмагыз! Анда катнашучылар өчен дә, әлмәтле Дмитрий Хатьков өчен дә чын күңелдән шатланыйк! Мондый бәхет һәркемгә дә тәтеми.

Лилия СЕДЕЛЬНИКОВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250