Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Корбан гаетендә әлмәтлеләр сыйланды

Әлмәттә Корбан гаетен билгеләп үттек. Мөселман дөньясының иң олуг бәйрәме пәнҗешәмбе көнне мәхәллә-мәчетләрдә башланып китте.

Әлмәт шәһәре һәм районы үзәк мәчетенә бәйрәм намазына җыелганнарны имам-мөхтәсиб Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин тәбрикләде. Ул безнең районында ислам дине йолалары үтәлешенә тиешле игътибар бирелүен ассызыклады.
Быел да башка еллардагы кебек корбан чалу өчен аерым урын билегләнгән иде. Теләге һәм мөмкинлеге булганнарга бу көнне бер меңгә якын корбанлык сарык китертелгән иде.
Моннан тыш шәһәребезнең ял һәм мәдәният паркында район мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган бәйрәм дә бик кызыклы узды. Чарада "Иң әйбәт мәчет" бәйгесенә йомгак ясалды, "Әлмәт таңнары" газетасында игълан ителгән викторина җиңүчеләре дә билгеле булды. Моннан тыш паркка килгән һәркемне корбан итеннән пешерелгән пылау, тәм-томнар һәм кайнар чәй белән сыйладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса