Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Контейнерлар кире кайта

Чүп түгү шәһәрдә һәм районда проблемага әйләнә бара.

Машина көтеп-көтеп тә килмәгәч, кешеләр көнкүреш калдыкларын теләсә кая ташлап китәргә мәҗбүр. Моның сәбәбе нәрсәдә һәм аны ничек чишәргә - башкарма комитетта "Татнефть" компаниясе экологлары катнашында узган киңәшмәдә әнә шулар хакында сүз барды.
Санитар җомга, өмәләрдән соң шәһәр чистарып, матурланып кала. Ләкин күп тә үтми, янәдән чүп өемнәре хасил була. Хәтта ишегалды җыештыручылар да аларга контрольлек итеп бетерә алмый. Бүген байтак кына шәһәрләрдә ишегалларында көнкүреш калдыкларын ташлау өчен махсус куелган контейнерлар элек Әлмәттә дә булган. Тик соңрак санитария-гигиена, чисталык ягын уйлап, алардан баш тартылган, көнкүреш калдыкларын иртә-кич махсус машина җыя башлаган. Моның өчен 30 дан артык транспорт сатып алынган. Тик бу ысулның да тискәре яклары бар - машинага һәркем өлгерми, кемдер эшкә иртәрәк чыга яки соңрак кайта. Аннан чүпташыгычлар да вакытында килеп җитми. Ишегалларында өем-өем чүп-калдыклар әнә шул рәвешле барлыкка килә. Узган ел өченче микрорайонда яшәүчеләр үтенече белән эксперимент рәвешендә кабат контейнерлар уранштырылды.
- Без биредә яшәүчеләр белән берничә тапкыр очраштык, алар бик канәгать, көнкүреш калдыкларын үзләренә уңайлы вакытта ташлый алалар. Ишегаллары да күзгә күренеп чистарды, чүп өемнәре юкка чыкты, - диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков. - Уйлашканнан соң, шәһәргә тагын шундый 137 мәйданчык ясарга кирәк дигән фикергә килдек.
Алар иң беренче чиратта көнкүреш калдыкларын түгү белән проблема булган ишегалларында урнаштырылачак.
Республикада беренчеләрдән булып Әлмәт шәһәргә керү-чыгу юлларында чүп ташлау өчен бункерлар куйды. Бүген шундый 11 мәйданчык исәпләнә. Бер караганда бу да чисталык өчен көрәштә яхшы чара. Җирле бюджеттан чыгымнарны каплауга ел саен 9 миллион сум акча бүлеп бирелә икән. Бункерлардан эшмәкәрләр дә, гади кешеләр дә файдалана. Тик бункерлар гына хәзер бик тиз тула. "Экосервис" предприятиесе җитәкчелеге әйтүенчә, гадәти көннәрдә чүп түгү өчен 22 рейс ясалса, бәйрәм һәм ял көннәрендә машиналарга полигонга 55-65 тапкыр барып кайтырга туры килә. "Нефтьчеләргә рәхмәт, кайбер мәйданчыкларга видеокүзәтү куйдылар, бу безгә төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларны гына түгел, бункерларны бушатырга вакыт икәнлеген белдерүдә зур ярдәм", - ди экосервислылар. Ләкин рөхсәт ителмәсә дә, кайберәүләр бирегә иске җиһазларын, зур габаритлы чүпләрен чыгара, тау-тау тартма-әрҗәләр калдыра, корыган агач-ботакларны ташлый. Менә шуннан рейслар саны арта да инде. Күп рейс - күп чыгым. Киңәшмәдә әлеге мәйданчыкларны киңәйтү, бер рейста өчәр бункер чүп түгү мөмкинлеге булдыру турында да сүз барды. Һәр бункер бетон җәелгән мәйданчыкка куелырга, чүпләр очмасын өчен тирә-ягы тимер челтәр белән әйләндереп алынырга тиеш. Контейнерларның да аслыгы шундый булуы зарур.
- Нефтьчеләр башкаласын чүп-чар белән тулып торган бункерлар бер дә бизәми. Шуңа күрә мондый тәкъдим белән чыктык та, - диде "Татнефть" ААҖнең коррозиягә каршы көрәш һәм экологияне саклау буенча техник бүлеге начальнигы Равил Гәрәев.
Боларның һәммәсе акча кирәклеге хакында сөйли. Ишегалларындагы контейнерларга 9 миллион сумлап кирәк булса, бункерлар мәйданчыгының һәрберсенә 300 мең сум сорала. Чүпнең вакытында түгелмәве сәбәпләре дә шул акчага барып тоташа.
- Шәһәр үсә, яңа микрорайоннар калка. Безнең хезмәт күрсәтергә хәзер куәтебез җитеп бетми, техника иске һәм аз. Аны сатып алуга акчабыз юк. Шулкадәр чүпне түгәргә физик яктан да өлгермибез. Бер "Камаз" машинасы сатып алдык. Эшне кызулату өчен тагын өч машина кирәк. Һәр бункер видеокүзәтүләр белән тәэмин ителсә, шулай ук әйбәт булыр иде, - диде "Экосервис" директоры Марат Бәдретдинов.
Кала урамнарын җыештыручы шәһәр автоюллар идарәсендә дә шушындый ук проблемалар - "5 тузан суырткыч һәм башка төрле техника кирәк. Көн саен иртәнге сәгать алтыда 20 эшче шәһәр урамнарын җыярга чыгып китә. Норма буенча аларның саны 57 булырга тиеш".
Чүп түгү авылларда да баш авыртуы икән. Элек бәрәңге сабакларын, чүп-чарын бакчада яндыралар да, шуның белән вәссәлам иде. Хәзер экология сагында торучылар мондый яндыруларга каршы. Нәтиҗәдә елга буйлары, авыл башларында законсыз чүплекләр пәйда була. Рейд вакытында мондый чүплекләр барлык авыл җирлегендә дә ачыкланган. Чүп җыю машинасы авылларга аеруча сагындырып кына килә.
Киңәшмәдә катнашучылар боларның барысына да ничек итеп акча табу турында баш ватты, төрле фикерләр әйтелде.
Иртәгә шәһәрдә һәм районда чираттагы шимбә өмәсе узачак, янәдән төбәгебез яңа сулыш алачак. Тик озаккамы? Димәк, көн кадагына куелган әлеге сорауны чишүне кичектерергә ярамый.
Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса