Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Комиссия күләме билгеле

Коммуналь хезмәтләр өчен түләүне оештыру буенча төзелгән махсус комиссиянең 28 июльдә узган чираттагы утырышында банк филиаллары һәм почтаның торак-коммуналь хезмәтләргә түләгәндә квитанцияләрдән алачак процентларының төгәл суммасы да китерелде.

Бүген август аена да аяк бастык. Тиздән торак-коммуналь хезмәтләргә июль ае өчен түләүгә квитанцияләр килә башлаячак. Хәбәр иткәнебезчә, 1 июльдән тарифлар арту сәбәпле, аларда бәяләр бераз югарырак булачак. Моннан тыш банк филиаллары, почта бүлекчәләре бездән түләүләрне кабул иткәндә комиссия дә алачаклар. Муниципалитет җитәкчелеге банклардан процент күләменең барлык урыннарда да бертөрле һәм мөмкин кадәр азрак билгеләүләрен сораган иде. Әмма, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Николай Богданчиков хәбәр иткәнчә, комиссия төрле филиалда төрлечә урнаштырылган. Мәсәлән, "Девон-Кредит" банкы бер квитанция өчен 20 сум алачак. "Камкомбанк" ҖЧҖ исә аны 10 сум итеп билгеләгән. "Татагропромбанк" та 20 сумга тукталган. "Татфондбанк" ААҖ түләүләр суммасының 0,5 проценты күләмендә комиссия, ләкин бер квитанциядән кимендә 20 сум алачак. "Акибанк" ҖЧҖ процентны касса аша түләгәндә бер квитанция өчен 15 сумнан, терминал аша түләсәң, суммага бәйсез рәвештә 10 сумнан билгеләгән. Почта бүлекчәләрендә түләгәндә, квитанцияләрдә күрсәтелгән сумманың 1 проценты, әмма кимендә 15 сумнан комиссия тотып калачаклар. "Автоградбанк" ЯАҖ комиссияне касса аша түләгәндә квитанция башыннан 30 сумнан, терминал аша түләсәң, 20 сумнан билгеләгән. "Сбербанк"ның Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ансель Рахманкулов комиссия күләменең әлегә расланмавын җиткерде.

Николай Алексеевич алына торган комиссия суммалары турында язулар эләргә кирәклеге хакында банк филиаллары, почта бүлекчәләре җитәкчеләренең исләренә тагын бер кат төшерде. Комиссия бәясе турында кассада эшләүчеләр дә клиентларын алдан ук кисәтсәләр, яхшы булыр иде, диелде. Идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләре директорларына да торак йортларда кайда нинди комиссия алынуы турындагы мәгълүмат урнаштырырга әйтелде. Кыскасы, һәркем кайда нинди процент алынуы турында алдан ук хәбәрдар булырга тиеш. Әлбәттә, шәһәрдә һәм районда яшәүчеләрнең үзләреннән дә игътибарлырак булу сорала.

Торак-коммуналь хезмәтләргә түләүгә килгәндә, 27 июльгә җыем 95 процент тәшкил иткән. Бу әле һаман да бурычлыларның булуы хакында сөйли. Иң күп җыемга "Комфорт" УК (116 процент) ирешкән. "12 нче ЖЭУ"ныкы 110 %, "Уют"ныкы 106 %, "Лачын"ныкы 101 % процент тәшкил итә. "Восход" бөтен бурычын да җыя алган. Күрсәткечләре Әлмәт муниципаль районы буенча уртача җыемнан ким булганнарга эшне активлаштырырга кирәк булачак.

Хәбәр иткәнебезчә, бурычлыларга каршы суд приставлары да көрәш алып бара. Бүген аларда 1960 эш кузгатылган. Арада яшәүчеләрдән тулаем алганда 20 миллион сумнан артык акча җыясы булган идарәче компанияләр дә күзәтелә.

Утырышта идарәче компанияләрнең һәм торак милекчеләре ширкәтләренең республиканың электрон товар-мәгълүмат системасында эшләве, күпкатлы торак йортларны җылыту сезонына әзерләү турындагы сораулар һәм башка мәсьәләләр дә тикшерелде.

Ирина Апачаева

Фото: http://kovdorchanin.ucoz.ru/publ/1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250