Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Комбайнчыларга сертификатлар тапшырылды

Район кырларында комбайн-машина гөрелтесе тынмый, үстерелгән һәр бөртекне югалтуларсыз җыеп алу өчен кискен көрәш бара. Район башлыгы Мәҗит Салихов бүген дә хуҗалыкларга чыгып, урып-җыю торышы белән танышты, фидакарьләргә сертификатлар тапшырды.

Бүгенге сәяхәт Токарликов исемендәге АҖ иген кырларыннан башланды. Җилдә чайкалып утыручы башакларның күләме көннән-көн кими бара.

- 1400 гектар мәйданда сабан бодае җыясы калды. Әгәр яңгырлар комачауламаса, бу безнең өчен дүрт көн ярымлык эш, -диде хуҗалык җитәкчесе Рәсим Исхаков. - Уңыш елына карата әйбәт дияр идем. Июль аенда яуган яңгырның ярдәме тиде. Гектарыннан 19 центнер чыга. Ипидән канәгать түгел дип бервакытта да әйтергә ярамыйдыр.

Урып-җыюда катнашучы 19 комбайнчының 12 се инвесторлары "СМП-Нефтегаз"ныкы булып чыкты, дүртесе хуҗалыкта хезмәт куючылар, калганнары нефтьчеләрдән ярдәмгә килүчеләр.

Урак өсте ахырына якынлашкан саен кыр батырлары саны да арта бара. Җирле бюджеттан кызыксындыру чарасы буларак каралган премияне бүген комбайнчыларның барысы да диярлек алды. Кайберләре хәтта җиденче сертификатка ия булган. Сергей Сокоровка район башлыгы нәкъ менә җиденче бүләген тапшырды да. Ул үзе белән улын да иярткән.

- Эшне күрсен, өйрәнсен, икмәкнең ничек өстәлгә барып ирешкәнен белсен, - ди әти кеше. Ул премиянең тагын да тырышып эшләргә этәрүен, аны район башлыгының үзе килеп тапшыруының дәрәҗәле булуын искәртте.

Наил Кәримов биредә өченче сезонын эшли икән инде. Ул да хезмәтләренә өстәмә түләүгә шатлануын әйтте. TUKANO-430 комбайны штурвалы артындагы Валентин Матюшин хуҗалыкта алты еллап эшли, шуның дүрт елында һәр җәйне иген кырларын гизә. Мәҗит Салихов аңа бүген алтынчы премиясен тапшырды.

Кеше олыгайган саен туган як сагына, диләр. Новоникольск авылында эшчәнлек җәелдергән Григорьевның крестьян-фермерлык хуҗалыгы комбайнчысы да моны раслады. Озак еллар буе Мәскәүдә Лихачев исемендәге заводта шофер-сынаучы булып эшләгән Юрий Горячев завод ябылгач, кая барыйм дип уйлап тормаган, тоткан да туган авылына кайткан.

- Әти-әни йортына кайттым. Василий Антонович комбайнда эшләргә тәкъдим итте. Дөресен әйтергә кирәк, комбайн руле артына күптән утырасы килә иде инде. Мин кечкенә чагымда әти белән комбайнда эшләгән идем. Сагындырган. Ниһаять, күңелем басылды, - ди ул.

Юрий Горячев күпме еллардан соң туган ягында, иген кырында беренче премиясен алды. Сертификат тапшырылгач, ул да: "Премия алу һәрвакыт күңелле", - дип өстәп куйды.

КФХ җитәкчесе Василий Григорьев гомер буе төзелеш тармагында эшләгән кеше булып чыкты. Пенсиягә чыккач, әти-әнисеннән мирас итеп калган пай җирләрен алып эшкәртеп карарга булган.

- 16 гектардан башлаган идем, хәзер чәчүлек мәйдан 800 гектарга җитте. Хуҗалыкны улыма тапшырам. Ул беренче көннән үк янәшәмдә булды, авыл хуҗалыгының нәрсә икәнлеген яхшы белә, - дип сөйләде фермер. - Бөртеклеләр белән беррәттән яшелчә дә үстерәбез. Бәрәңге, кызыл чөгендер, барлыгы уннан артык төрдәге культура игәбез.

Григорьевлар терлек азыгы әзерләүгә нигез салганнан соң терлекчелек белән дә шөгыльләнергә исәпли. Тырышлык, үҗәтлек, ният булганда, барысы да булыр, әлбәттә. Бүген игеннәрне бер генә комбайн урып-җыя. Киләсе елга тагын бер комбайн сатып алу планлаштырыла. Хәзер исә 100 гектар арпа, 150 гектар бодай җыясылары калган.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса