Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Комарлы уен байлык китерми

Халыкны ничек кенә алдамыйлар да, ничек кенә хәләл акчаларыннан колак кактырып, үзләренең кесәләрен калынайтырга уйламыйлар.

Бу кармакка комарлы уеннар уйнап эләгүчеләр дә байтак. Комарлы уеннар оештыру һәм үткәрү эшчәнлеген көйләү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышында калабызда әле һаман да мондый бизнес белән законсыз шөгыльләнүчеләр булуы хәбәр ителде.

Закон кая карый, дияр газета укучыларыбыз, әлеге юлларны укыгач.

- Комарлы уеннар оештыруны кәсеп итүчеләрнең байтагы законнан качу өчен заманча технологияләрдән, төрле ысуллардан файдалана. Республика җитәкчелеге дә моңа зур игътибар бирә. Көн саен диярлек шундый нокталарның ачыклануы һәм ябылуы турындагы хәбәрләр ишетелеп тора, - диде ведомствоара комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Айдар Каюмов.

Безнең Әлмәттә дә законсыз эшчәнлек алып баручылар ачыкланып тора. Полициянең икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәре Данил Әхмәдуллин сүзләренчә, быел гына да бу хакта 42 хәбәр кергән. Алар буенча 15 административ беркетмә төзелгән һәм шәһәр прокуратурасына җибәрелгән. Беренче кварталда тикшерелгән 25 урыннан 126 монитор, 214 система блогы, 3 терминал алынган.

Алынган техника буенча да махсус карар кирәк, диелде киңәшмәдә. Киңәшмәләрнең берсендә аларны уку йортларына, интернатларга бирү кирәклеге турында фикерләр дә яңгыраган иде. Әмма бар нәрсә дә законга таянып башкарылырга тиеш. Хәзерге вакытта складта 1334 берәмлек тартып алынган җиһаз саклана. Аларны хуҗасыз җиһазлар итеп тану турында сорау карала.

Данил Әхмәдуллин законсыз комарлы уеннар оештыручыларны ачыклаганда бина милекчеләре белән дә сөйләшүләр уздырылуын җиткерде. Алардан нигездә биналарын мондый кешеләргә бирмәү сорала. Җиңел кәсеп яратучыларның күпчелеге караңгы эшчәнлекләрен Интернет-салон "пәрдәсе" артында алып бара. Байтагында терминал урнаштырылган.

- Шунысы кызганыч, әлеге уен гади кешеләрне дә үзенә җәлеп итә. Башта уйнаучыларның 70 проценты ота, шулай итеп азарт башлана. Соңрак программа барыбер үз акчасын ала, - ди полициянең икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәре.

Шәһәрдә буш фатирлар, торак булмаган биналар байтак. Киңәшмәдә аларның һәммәсен тикшерү кирәклеге, комарлы уен оештыручыларга арендага биналар бирүне туктату зарурлыгы хакында да сүз барды.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса