Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кодеинлы дарулар сәламәтлеккә яный

Җомга көнне сәламәтлек саклау идарәсендә ТР территориясендә составында кодеин булган дару препаратларын сатуда чикләүләр кертү мәсьәләсе буенча сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт куючылар белән очрашу булып үтте. Мәгълүм булганча, ТР Президенты Р.Миңнеханов "ТР территориясендә гражданнарның тормышын һәм сәламәтлеген саклауга юнәлтелгән чаралар һәм ТРның аерым законнарына үзгәрешләр кертү турында"гы ТР Законына кул...

Җомга көнне сәламәтлек саклау идарәсендә ТР территориясендә составында кодеин булган дару препаратларын сатуда чикләүләр кертү мәсьәләсе буенча сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт куючылар белән очрашу булып үтте. Мәгълүм булганча, ТР Президенты Р.Миңнеханов "ТР территориясендә гражданнарның тормышын һәм сәламәтлеген саклауга юнәлтелгән чаралар һәм ТРның аерым законнарына үзгәрешләр кертү турында"гы ТР Законына кул куйды. Закон нигезендә наркоманияне таратуга каршы тору буенча чаралар күрү максатында составында кодеин һәм аның тозлары булган даруларны сату чикләнәчәк. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының 04.11.2011 елдагы 1450 нче санлы боерыгына таянып, бүген составында кодеин булган дарулар исемлеге расланды инде. Шулай ук бер рецепт бланкында шундый препаратларның 2 дән артмаска тиешлеге дә билгеләнде. Иң мөһиме, алар бары тик табиб рецепты буенча гына сатылырга тиеш. Ак халатлылар ышандырганча, борчылырга һич сәбәп юк, әлеге препаратларны алыштыручы һәм рецепттан башка сатылучы башка дарулар да җитәрлек.
Кодеин һәм аның тозлары булган даруларны сатуны чикләү наркоманнарны үлемнән йолып калу өчен эшләнә. Чөнки алардан «дезоморфин» наркотигы ясап куллану наркоманнар арасында киң таралган алым. Саннарга күз салсак, алар һич кенә сөендерерлек түгел. 1 ноябрь көненә шәһәребездәге наркология диспансерында теркәлгән авырулар 763 кә җиткән. Узган елның шушы дәверендә алар саны 719 булган. Арту 6,1 % ны тәшкил итә. Әлеге чорда 97 кеше учетка алынган, шуларның 21 е беренче тапкыр гына ачыкланган, калганнары исә авыруны кабаттан "теләп алган". "Наркомания" диагнозы тәүге тапкыр гына куелганнарның кимүе (3 % ка) күзәтелә, ди белгечләр.
Быелның 10 аенда наркотик матдә кулланган 337 кеше профилактик учетка алынган, шуларның 31 е төшерелгән, 30 ының сәламәтлеге яхшырган булса, 1 сенең гомере өзелгән. Мондый саннар һәрвакыт уйланырга мәҗбүр итә. Халык арасында "крокодил" дип йөртелүче наркотик кулланып кеше аңлы рәвештә гомерен кыскарта. Әлеге наркотик аеруча зыянлы, ул кешене эчтән ашый. Аны кадаганнан соң организм үзеннән-үзе таркала һәм наркоман бер-ике ел эчендә газапланып якты дөньядан китә.
Без зур тизлекләр гасырында, вакыйгалар агымы көчле булган заманда яшибез. Кешеләр стресслардан төрлечә кача, аяныч, кайберәүләр наркотиклар кабул итүгә алына. Ахырдан шуны гына хәтердә яңартасы килә: бер акыл иясеннән: "Кеше өчен тормышта нәрсә кыйммәт: байлыкмы, әллә дәрәҗәме?" - дип сораганнар. Ул болай дип җавап биргән: "Сәламәт фәкыйрь бай патшадан мең тапкыр бәхетле", - дигән. Уйлан, кеше!
Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса