Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Көнбатыш капка"да - өй туйлары

Җомга көнне Әлмәт шәһәренең "Көнбатыш капка" микрорайоны тагын бер йортка артты.

Гафиятуллин урамындагы 58 нче йорт адресы буенча урнашкан әлеге ун катлы торак йорт социаль ипотека программасы буенча төзелгән. Аның гомуми мәйданы 8176 квадрат метр тәшкил итә. Йортта өч бүлмәле 54, ике бүлмәле 64 фатир урын алган. Төзелешнең заказчысы - "ГИПС+" ҖЧҖ, подряд оешмасы - "Арслан" ҖЧҖ. Проект "Татинвестгражданпроект" тарафыннан ясалган, ә фасадның дизайнын калабызның "Шәһәр төзелеше һәм архитектура идарәсе" МУ эшләгән.
Фатир алу - зур сөенеч, бәйрәм. Бу йорттан фатир алучыларның шатлыкларын уртаклашырга, аларны шушы истәлекле көннәре белән котларга мәртәбәле кунаклар да килгән иде. Район башлыгы вазифаларын башкаручы - район башкарма комитеты җитәкчесе М.Х.Салихов 2011 елның Әлмәт өчен уңышлы килүен, сәнәгать җитештерүе күләменең 2010 елга караганда 12 процентка артыграк тәшкил итүен, узган елның төзелеш елы да булуын билгеләп үтте. Мәгълүм булганча, былтыр пландагы 155 мең урынына 165 мең квадрат метр торак төзеп файдалануга тапшырылды. Еллык план 106,64 процентка үтәлде. Мәҗит Хаҗипович мондый күрсәткечкә ирешүдә теләктәшлек һәм ярдәм күрсәткәннәре, аңлаешлы карашлары өчен ТР Президенты Р.Н.Миңнехановка, Премьер-министр И.Ш.Халиковка, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Ш.Ф.Тәхаветдиновка рәхмәтен белдерде. Чыгышта муниципаль районда социаль ипотека программасының уңышлы гамәлгә ашырылуы да искәртелде. Программа эшли башлаганнан алып шәһәрдә гомуми мәйданы 218 мең квадрат метрдан артык тәшкил иткән 24 торак йорт (3689 фатир) төзелгән. Узган ел социаль ипотека буенча тулаем мәйданы 38117,3 квадрат метр булган 579 фатирлы 4 торак йорт эксплуатациягә кертелгән.
ТР экология һәм табигать ресурслары министры, Әлмәт муниципаль районы кураторы А.Г.Сидоров республикада социаль ипотека, капиталь ремонт, Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү һәм башка программаларның яхшы тормышка ашырылуын бәян итте, "Татнефть" ААҖнең Дәүләт торак фондының иң эре "доноры" булуын искәртеп, нефтьчеләргә зур рәхмәтен җиткерде. Чыгыштан аңлашылганча, быел "Татнефть" компаниясе заказы буенча Әлмәттә 3 күпфатирлы торак йорт төзү планлаштырыла.
Дәүләт торак фондының баш инженеры Ф.Ф.Милошевич, "Арслан" ҖЧҖ директоры урынбасары З.Г.Мөхәммәдиев тә изге теләкләрен юлладылар. Һәрвакыттагыча, йорт төзелешендә катнашкан фидакарьләргә район Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
"Уют" торак милекчеләре ширкәте җитәкчесе символик ачкычны кабул итеп, кызыл тасма киселгәннән соң быел куллануга тапшырылган беренче торак объект - Гафиятуллин урамындагы 58 нче йорт ишекләрен ачты. Һәркемне якты, иркен, тимер ишекләр, ә эчтә матур бүлмәара ишекләр, барлык счетчиклары куелган фатирлар каршы алды. Өй туйлары дәвамлы булсын!

И.Апачаева.
М.Фарукшин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250