Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кәләйлеләргә Сабантуй бүләге

Кәләйлеләргә авыл Сабан туе көнне зур бүләк ясалды. Биредә капиталь ремонттан соң табиблык амбулаториясе ачылды. Авыл кешеләренең шатлыгы белән уртаклашырга Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.Салихов, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Р.С. Җәләлдинов һәм башкалар килгән иде.

Н.Е.Токарликов исемендәге табиблык амбулаториясенә капиталь ремонт уздыруда заказчы "Әлмәтнефть" идарәсе булган. Генподрядчы итеп "Стройкомплектация" ҖЧҖ сайланган. Башкарылган эшләрнең гомуми бәясе 3871000 сум тәшкил итә. Хәзер амбулатория танымаслык булып үзгәргән. Биредә түбә, җылылык, су белән тәэмин итү системасы, канализация, электрүткәргечләр, идәннәр алыштырылган, янгын-каравыл сигнализациясе урнаштырылган, фасад төзекләндерелгән һәм башкалар.

Менә шушындый матур, заманча табиблык амбулаториясе каршылады кунакларны.

Тантананы ачып, район башлыгы М.Х.Салихов кәләйлеләрне әлеге күркәм вакыйга белән тәбрик итте, район Советы һәм башкарма комитетының Рәхмәт хатларын тапшырды. Ул "Татнефть" ААҖгә рәхмәтен җиткерде. Компания биредә ремонт ясауга һәм кирәкле заманча җиһазларны сатып алуга акча бүлеп биргән. "Гереналь директор Ш.Ф.Тәхаветдиновка зур рәхмәт. Аның тырышлыгы белән шәһәргә дә, авылларга да, сәламәтлек саклау тармагына да ярдәм күрсәтелә. Без быел модульле ике фельдшер-акушерлык пункты төзергә тиеш. Чупай авылындагысы төзелеп бетте. Тиздән Бишмунчада ачылачак. Сәламәтлек саклау министрлыгы районга 7 ФАПны ремонтлауга 700 мең сум акча бүлеп бирә. Күргәнегезчә, бу юнәлештә эш бара. Кешеләр медицина ярдәме ала алсын өчен кулдан килгәнчә булышабыз", - диде журналистларга биргән әңгәмәсендә Мәҗит Хаҗипович.

Ринат Җәләлдинов "Татнефть"не искиткеч компания дип билгеләп үтте һәм нефтьчеләргә, район, авыл җирле җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен ирештерде. Чыгыштан аңлашылганча, бу эш алда да дәвам итәчәк, республикада агымдагы елда модульле 50 ФАП төзеләчәк. 30 лап табиблык амбулаториясенә ремонт уздыру да күздә тотыла. "Моңа кадәр министрлык югары технологияле клиникаларга игътибар бирде. Ләкин әлеге клиникалар аларның ФАПлар, район шифаханәләре кебек структур бүлекчәләре эшләмәсә, ике кулсыз була. Система гармонияле булырга тиеш. Шуңа күрә авыллардагы сәламәтлек саклау объектларына игътибар бирелә", - дип министр урынбасары республикада 1792 ФАП исәпләнүен, аларның яртысының быел ремонтланачагын яки җиһазлар белән тәэмин ителәчәген җиткерде. Аның фикеренчә, медицина хезмәтенең сыйфатын күтәрү өчен башта барлык шартлар булырга тиеш. Ринат Сәгыйтович та буш кул белән килмәгән. Ул да тырышып эшләүчеләргә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Бина тышкы яктан гына түгел, эчтән дә матур. Р.С.Җәләлдинов искәрткәнчә, ул барлык таләпләргә дә җавап бирә. Стоматология кабинетына өр-яңа аппаратура сатып алынган. Яңа ЭКГ, микроскоп, җиһазлар һәм башкалар өчен дә куанып бетә алмый Кәләйнең медицина хезмәткәрләре.

Токарликов исемендәге АҖ дә ярдәм кулы сузган. Коймалар, сукмаклар, отмоскалар аның булышлыгы белән ясалган. Авыл халкының да битараф булмавы куандыра. Нәтиҗәдә территория матурланган, түтәлләрдә чәчәкләр үсә.

И.Апачаева.

М.Фарукшин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250