Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кәләйдә мәртәбәле турнир узды

Бүген Кәләй авылында Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь революциясе, Почет билгесе орденнары кавалеры, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зөфәр Шәйдуллин истәлегенә милли көрәш буенча IX яшүсмерләр турниры булып үтте.


Әлмәт милли көрәш буенча батырлары белән Татарстаннан читтә дә танылган. Җиңүчеләр арасында инде байтактан бирле мәйдан тотканнар гына түгел, үсмерләрнең, яшьләрнең булуы шатлыклы күренеш. Бу, беренчедән, аларның буш вакытларын заяга уздырмавын аңлатса, икенчедән, төбәктә милли көрәшкә зур игътибар булуы турында сөйли.
Спортның әлеге төрен үстерүдә Кәләйдә легендар шәхес истәлегенә менә инде тугызынчы ел рәттән уздырылучы турнир да зур өлеш кертә. Мәртәбәлегә әйләнгән турнир республиканың гына түгел, башка төбәкләрнең дә яшь спортчылары арасында популярлык казана бара. Мисал өчен, быел Кәләйгә бил алышырга 20 шәһәр һәм районнан 220 үсмер килде. Алар арасында Самара, Башкортстан һәм башкалардан килүчеләр дә бар иде. Узган исә 16 командадан 170 ләп яшь спортчы катнашкан иде.
Ярышларга старт бирер алдыннан, һәрвакыттагыча, Зөфәр Шәйдуллин истәлегенә куелган мемориаль такта каршына чәчәкләр салынды. Район елъязмасында тирән эз калдырган шәхесне искә алырга район хуҗалыклар җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм башкалар да килгән иде.
Ярыш Әлмәт муниципаль района башлыгы Мәҗит Салихов, турнир иясенең улы - Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм башкаларның чыгышлары белән башланды. Чыгышларда турнирның билбау көрәше батырларына алмаш әзерләүдәге әһәмияте ассызыкланды, аны оештыручыларга рәхмәт сүзләре ирештерелде.
Көрәш беръюлы ике келәмдә барды. Мәктәпнең спорт залына җыелган бихисап спорт сөючеләр көрәшчеләрне алкышлары белән дәртләндереп, көч биреп торды.
Ирина Апачаева
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса