Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Көлдерә дә, елата да, “аһ” иттерә театр

27 март - Халыкара театр көне. Гомерен театр сәнгатенә багышлаган меңләгән кешеләрнең һөнәри бәйрәме бу. Дүртенче ел инде Татарстанда бу көнне актерларга, режиссерларга, рәссамнарга театр сәнгатендәге иҗади казанышлары өчен "Тантана" премиясен тапшыру белән билгеләп үтәләр. Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары да әлеге мәртәбәле бүләккә бер генә тапкыр лаек булмады.

Март ае Әлмәт театры өчен тагын шунысы белән истәлекле - 1944 елның февралендә район башкарма комитеты Әлмәттә театр булдыру турында карар чыгара. Бу карар нигезендә Халык Комиссарлары Советы шул елның 20 мартында профессиональ театр оештыра.

Әлеге идеяне әйтүче, театрның нәкъ менә Әлмәттә кирәклеген исбатлаучы Әсфан Галиев була. Казанда театр техникумын тәмамлаган, башкала театрларының берсендә сәхнәдә уйнаган, Минзәлә театрында елдан артык директор, режиссер булып эшләгән әлеге шәхес белән бу якларга Казаннан махсус белемле Сания һәм Гыйбадулла Хәбибовлар, Нәгыймә Кимова килә. Әлмәт Мәдәният йорты директоры Нәгыймә Дәүләтшина да театрга күчә. Театр Мәдәният йорты базасында иҗат итә башлый. Эш бүлмәләре җитмәгәнлектән, Мәдәният йорты белән янәшәдәге Газиз Саттаров йортында контора, складлар урнаша. Биш кеше берәр пәрдәлек пьесалар, скетчлар әзерли, концертлар оештыра башлый. Артистлар сәхнәләштергән иң беренче пьеса фронтовик язучы Риза Ишморатның "Кайту" драмасы була.

Бергәләп тырыша торгач, үз дигәннәренә ирешәләр, махсус белемнәре булмаса да, табигать тарафыннан сәхнә өчен яратылган яшьләрне үз тирәләренә туплыйлар.

Театр музеена кагылучылар хәтерли булыр, анда "театрны оештыручы Әсфан Галиев саналса да, әлеге гаять катлаулы мәдәният учреждениесен шундый авыр елларда тергезеп җибәрүче, аны тамырландыручы һәм сәнгать дигән гүзәл дөнья юлына фатиха бирүче - Камал Хәләпов" диелгән. Тарихи ядкарьләр арасында театрда 1946 елдан директор һәм сәнгать җитәкчесе вазифаларын башкарган әлеге шәхеснең көндәлеге саклана. Туган авылы, Курск дугасы хатирәләре, сугыштан соңгы елларда Әлмәт тормышы турында да яза ул анда:

- Ул чактагы Әлмәт зур түгел. Башка авыллардан һөнәрчеләре, ашлык, мал-туар, агач осталары ясаган әйберләре белән сату итүче ярминкәләре белән генә аерыла иде. Иң озын урамы - Совет урамы, калганнары кыска, өтекләр. Элекке базар мәйданында Беренче май белән Совет урамнары арасында сәүдәгәр Батуллинның ташпулатларында революциядән соң авыл һәвәскәрләре көче белән спектакльләр куйганнар, кичәләр уздырганнар. Хәзер шул ташпулат янәшәсенә район Мәдәният йорты салынган. Ике йөзгә якын урыны бар. Шуннан ерак түгел генә Газиз Саттаровның җыйнак кына алты почмаклы, калай түбәле йорты. Театрның конторы да, склады да шушы йортта...

Кулъязманың "Җилләр, өермәләр аша" дигән сәхифәсендә Әлмәт театрында эшләгән еллары турында да телгә ала Камал ага. Спектакльләрнең уңышы турында фикер йөртеп, ул бу мәсьәлә драматургның нинди әсәр бирүенә, актер уенына, куелышка һәм конфликт байлыгына бәйле булуын әйтә.

Яшәешен 70 ел элек башлаган Әлмәт театрында төрле елларда төрле талантлы режиссерлар белән 300 дән артык әсәр сәхнәләштерелгән. Ул бүген дә шәһәр үзәгендәге мәһабәт бинада мактаулы артистлары, талантлы яшьләре белән үзенең иҗатын яңа эзләнүләр аша дәвам итә. Театрның республика, Россия, халыкара театраль фестивальләрдә яулаган казанышлары да бихисап. Шулай дәвам итсен дә. Бәйрәм белән!

P.S. Юбилей тантаналары көзен - 70 нче театр сезонын ачканда билгеләп үтеләчәк. Театр бүген юбилейга әзерлек кысаларында Татарстаннан читтә, республика шәһәр-районнарында юбилей гастрольләрен уздыра, театр тарихын чагылдырган китап әзерли, нефтьчеләр биргән 2,5 миллион сумга бинаның "йөзен" яңарту нияте белән яши. Һәм иң мөһиме - яңа спектакльләр әзерләнә.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Фотолар архивтан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса