Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Китап басыла, уку теләге дә

Бүген - Халыкара туган тел көне. Һәркемгә - үзенеке, безнең өчен ул татар теле көне буларак билгеләп үтелә.

Әлеге язмада без телебезнең матурлыгы, тарихы турында артык сүз куертмыйча, татар телендәге китапларның тоткан урыны хакында бәян итәргә тырышырбыз. Аларны халык еш укыймы, әллә басмалар киштәләрне генә бизиме?

Татарда бестселлер юкмыни?

Татарча китап укырга мөмкинлек булсын өчен кимендә алар сатуда булырга тиеш - шуны ачыклау өчен мин иң элек кибеткә юл тоттым. "Панорама" үзәгендәге ярыйсы гына мәйдан алып торган китап кибетендә татар басмаларыннан гына торган тулы бер киштә таптым. Чагыштырганда, бик кечкенә, әлбәттә. Шулай да аны күргәч тә эчемә җылы йөгерде - бар! Хәзер мине башка нәрсә кызыксындыра: халык игътибарына нинди китаплар тәкъдим ителә? Тагын сөенеп куйдым: Кол Гали, Габдулла Тукай, Кәрим Тинчурин, Габдулла Кариев (классика болар белән генә чикләнми), бүгенге чор язучылар - Мөхәммәт Мирза, Шәмсия Җиһангирова, Нурия Измайлова, Марс Шабаев һ.б. (исемлек, кызганычка, минем мәнфәгатьләрне канәгатьләндермәде). Казан турында басмалар, сүзлекләр, аралашу өчен кулланма китаплар да сатуга куелган. Балалар өчен төсле-төсле китапчыкларның күплеге дә шунда ук күземә чалынды. Ә менә Әлмәт язучы-шагыйрьләре арасыннан бары тик Клара Булатованың "Үзеннән үзе туа җыр" китабы гына бар иде. Менеджерлар белән аралашу да бу хәлгә тәгаен генә ачыклык кертә алмады, "Аларның китаплары безгә керми", - дип кенә җавапладылар. "Татарчаны алалармы соң?" - дигән соравыма да җавап кыска булды: "Бик сирәк".

Кайсы китап кибетенә керсәң дә, аларның иң популярларын аерып, "Яңа китаплар" яки "Бестселлерлар" дип язып куелган махсус киштәләргә тезәләр. Әмма, кызганыч, алар рәтенә татар китаплары куелмый. Биредә дә шул ук хәл. Иң популяр авторлар рәтенә немец, француз, Америка, бармак белән санарлык рус язучылары кергән. Сорау туа, чит илләрдә исең китәрлек итеп язалармы әллә? Я булмаса укырга җәлеп итә беләләрме? Безнең әдәбиятта русларныкы белән бер баскычта торырлык китаплар юкмы әллә? Татарларда да йотылып укырлык басмалар юк түгел, ләбаса...

Кибеттән - китапханәгә

Аерым бер кибет мәгълүматларына карап кына Әлмәттәге татар китаплары сәүдәсе, укучылары хакында ниндидер бер гомуми нәтиҗә ясау бик үк дөреслеккә туры килеп тә бетмәс. Шулай да халыкның күпчелеге кибет буйлап китап сайлап, сатып алып йөрми дигән фикергә килеп (моны барыбыз да сизенә, яңалык түгел), сүз башындагы мәсьәләне чишү өчен башка юлдан китәргә булдым - китапханәдә хәлләр ничегрәк? Газетабызның 7 февраль санында бу хакта сүз булган иде инде (анысында үзәк китапханә мисалга китерелде), бу юлы Җәлил урамындагы китапханәгә мөрәҗәгать иттем.

- Китапханә буш тормый, әлбәттә. Татар китаплары алучылар да бар, тик күп түгел. Аеруча тормышчан язылган, мәхәббәт турындагы әсәрләргә өстенлек бирәләр. Зифа Кадыйровага (үзәк китапханәдә дә нәкъ шушы китапка чират иде. - Г.Г.) сорау зур, - диде китапханә мөдире Гөлнара Шелкова. - Татар китапларына җәлеп итәр өчен без язучы-шагыйрьләрнең олуг юбилейлары уңаеннан күргәзмәләр оештырып торабыз. Нәтиҗәсе юк димәс идем, бер китап булса да алалар. Бигрәк тә 12, 17 нче мәктәп укучылары йөри безгә, татар гимназиясеннән балалар татарчаны ешрак ала.

Реклама җитми

Китапка реклама бармы ул? Булса, кайда?! Шәхсән минем күргәнем юк. "Яңа гасыр" каналында эфирга чыгучы Роберт Миңнуллинның "Китап" тапшыруының да соңгы чыгарылышы узган елның август аенда булган. Кайбер газета-журналлардагы "Яңа китап" рубрикасындагы "фәләннең фәлән китабы дөнья күрде" дигән кыска гына белдерүләр исәп түгел. Чөнки алар басмалар турында тулы мәгълүмат бирми. Миңа калса, китап рекламасы бер-ике сүз белән генә була алмый. Аның тышын күрсәтү әле берни дә түгел (ул бары тик факт кына). Китап эчтәлекле товар. Шуңа да укучыны җәлеп итәрлек якларын, рухи кыйммәтен бәян итү мәслихәт. Шул чакта гына реклама максатына ирешергә, укучыда басманы кулга төшерү теләге туарга мөмкин. Ә безнең чорда әдип-язучы үзе язган әсәрләрне укучыларына үзе тәкъдим итеп йөрергә мәҗбүр...

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250