Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Килде белем бәйрәме - кулда чәчәк бәйләме [+ФОТОЛАР]

Бүген меңләгән укучы өчен янә мәктәп кыңгыравы чыңлады. Кемдер өчен ул тәүге тапкыр булса, икенчеләргә мәшәкатьле дә, кызыклы да чорга сәяхәтнең дәвамы.

Ничек кенә булмасын, мәктәп бусагасын атлап кергән һәркем өчен 1 сентябрь бәйрәм көн булып кала бирә. Чәчәк бәйләмнәре белән укучыларның мөгаллимнәргә сәлам юллаулары, сыйныфташлар белән күрешүләр, озын җәйдән соң көтеп алган мизгелләр бәйрәмгә ямь өсти.

Быел Әлмәт районында беренче тапкыр мәктәп кыңгыравы якынча 2 500 укучы өчен яңгырады. Башка еллар белән чагыштырганда, беренчеләр саны арта бара. Мәгариф һәм фән министрлыгы "2019-2020 елларда беренчеләр саны бик күпкә артып китәчәк, шуңа да яңа мәктәпләр салу кирәк" дип хәбәр итсә дә, белем алырга теләүчеләрнең артуы бары куандыра гына.

Быелгы Белем бәйрәмендә күпләрне һава торышының нинди булачагы күбрәк кызыксындыргандыр. Ничә көн яуган тоташ яңгырлардан соң, 1 сентябрьдә көзге болытлар арасыннан иренеп кенә булса да кояш нурларының Әлмәт өстенә таралуына, мөгаен, укучылар, укытучылар, аеруча ата-аналар сөенгәндер. Кечкенә генә гәүдәләренә дәү портфель күтәргән беренчеләрне әти-әниләре генә түгел, мин дә кызганып куйдым. Киләсе елда үзләренең 25 еллык юбилейларын билгеләп узачак Риза Фәхреддин исемендәге гимназия укучыларын исә һава торышы да, авыр букчалар да көендермәде: бар да шат йөзле, җәйге яллардан соң һәркем көч-хәл өстәп килгән. Өлкән сыйныф укучылары яңа уку елының шактый мәшәкатьле һәм авыр булачагын алдан ук белә, шуңа да күбесе җәйге лагерьлардан физик яктан да, рухи өлкәдә дә үзләрен ныгытырга һәм баетырга тырышкан.

Быел татар гимназиясе барлыгы 108 беренчене кабул итте. Барлыгы 4 сыйныфта милли тәрбия белән үз туган телебездә белем алачак алар. Инде ничә ел рәттән "Республиканың иң яхшы 100 мәктәбе" исемлегенә кергән татар гимназиясендә укырга теләк белдерүчеләр билгеле күбрәк булган. Гомумән, гимназиянең мактанырлык уңышлары шактый: БДИны ел да укучылар югары күрсәткечләр белән тапшыра. Республика һәм район олимпиадаларында җиңү яулаучылар саны буенча да ул лидерлар рәтендә - "Зур җидегән йолдыз"ны ничә ел аларныкы. Ә иң сөендергәне, туган телгә мәхәббәт уятып, балаларны милли гореф-гадәтләребезне онытмыйча тәрбияләүгә биредә зур урын бирелә.

Гимназия директоры Фирүзә Вәлиуллина сүзләренчә, быел да алар үз йөзен югалтмыйча, БДИ нәтиҗәләре һәм ГТО нормалары буенча югары күрсәткечләргә ирешүне максат итеп куя. Беренчеләрнең уңышлы гына мәктәп эшчәнлегенә кереп китүләрендә дә гимнизия коллективының шиге юк. Замана балалары хәзер мәктәпкә укый, яза, фикерли белеп килә.

Белем йорты укучыларны яңартылган кыяфәттә, ә гимназия бассейны өлешчә ясалган ремонттан соң каршы алды. Ул җылыту сезоны белән бергә ачылырга тиеш дип көтелә. Капиталь ремонт программасына да гимназия бинасы якын киләчәктә эләгергә исәп тота. Быел исә Әлмәт районында 8 мәктәпкә капиталь ремонт ясалган. Моның өчен республика бюджетыннан якынча 76 миллион сум акча күчерелгән. Бу яңа уку елыннан 4614 бала заманча җиһазландырылган, җылы, якты сыйныфларда белем алачак дигән сүз.

Айгөл Заһидуллина:

- Улымны быел, ниһаять, беренче сыйныфка бирдек. Бу көнне бик озак көттек. Әзерлеккә дә шактый вакыт китте. Баланы мәктәпкә бирү шактый мәшәкатьле һәм чыгымлы булуына хәзер үзебез дә инандык. Гимназияне юкка гына сайламадык: балабызның милли тәрбиядә үсүен, туган телдә камил аралаша белүен телибез.

Зөлфия Рәүпова, башлангыч сыйныф укытучысы:

- Мәктәптә 14 ел эшләү дәверендә беренчеләрне инде дүртенче тапкыр кабул итәм. Һәр сыйныфым үзенчәлекле. Әмма хәзерге беренчеләрнең башка еллардагылар белән чагыштырганда аермалы булуын һәр укытучы дәлилләр. Алар шулкадәр акыллы һәм белемгә омтылучан! Без аларны, алар безне өйрәтә. Һәрберсенең диярлек нинди дә булса сәләте бар. 1 сентябрь көнне уздырылган дәрес тә "Минем сәләтем" дип атала. Балага программа буенча каралган белемнәрне бирү генә җитми, алар һәръяклап сәләтле булып үсәргә тиеш.

Филүзә Хәмидуллина

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса