Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Киләчәккә юл салучылар

Октябрь аеның тагын бер күркәм бәйрәме – Укытучылар көне. Мөгаллимнәрне башка һөнәрләрнең башында тора дисәк тә була. Нәкъ менә алар киләчәккә, башка белгечлекләргә юл салучылар. Быел да һәрберебезнең балачагы, үсмер еллары белән бәйле бу гүзәл затларның бәйрәме калабызда зурлап, югары дәрәҗәдә үткәрелде.

Нинди генә чорда яшәсәк тә, укытучыларның тормышыбыздагы әһәмияте кимеми. Галимнәр булсынмы, Президентмы - гади кешедән бөек шәхесләргә кадәр барысы да мәктәп елларын, мөгаллим абый-апаларын сагынып, рәхмәт хисләре белән искә ала. Укытучылар көненә багышланган бәйрәм дә җылы сүзләргә бай булды. Бүген яшен тизлегедәй үзгәреп торган замана алга яңадан-яңа бурычлар куя, белем бирү системасын үстерү юнәлешендәге федераль һәм республика программалары, проектлары тормышка ашырыла. Мәгариф хезмәткәрләренә дә таләпләр арта бара. Район башлыгы Тимур Нагуманов та үзенең котлавында укытучылар алдында катлаулы бурыч торуын билгеләп үтте:

- Укытучы көчле рухлы, чын кеше тәрбияләргә, актуаль дә, кызыклы да, таләпчән, вакытында кырыс та булырга тиеш. Бер генә секундка да йомшарырга ярамый, чөнки сезне даими рәвештә күпме күз күзәтә. Безнең киләчәк сезнең эш сыйфатына бәйле. Сез әле безгә чаралар оештыруда да ярдәм итәсез.

27 сентябрьдә балалар бакчаларында эшләүчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре иде. Тантанада алар адресына да мактау сүзләре әйтелде. Мәгариф идарәсе начальнигы Ирина Павловская хәбәр иткәнчә, бүген сабыйларга 3 меңгә якын кеше хезмәт күрсәтә. Аларның 1200 е педагоглар. Мәктәпләрдә дә шуның кадәр хезмәткәр санала. 1700 укытучы, 1300 тәрбияче һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә эшләүче 110 педагог укучыларны дөньяны танып-белергә, яхшыны яманнан аерырга өйрәтә.

- 2018-19 нчы уку елы нәтиҗәләре буенча «Ел укытучысы» һөнәри осталык бәйгесенең республика зона этабында безнең 3 педагог җиңүче булды. Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабында 14 фән буенча 47 укытучы катнашты. 11 укытучы грант иясе, 5 кеше «Укытучы – мастер», 3 мөгаллим «Укытучы – остаз» исеменә лаек булды. Тагын өч укытучыбыз Татарстанда сайлап алынган иң яхшы 19 укытучы арасына кертелде, - дип горурлык белән чыгыш ясады мәгариф идарәсе начальнигы.

Тантанада фидакарьләргә бүләкләр дә тапшырылды. Быел Әлмәт мәктәпләренә 31 яшь укытучы килгән. Бәйрәмдә аларга да уңышлар юлланды. Ветераннарга да алкышлап рәхмәт белдерелде. Чыгышлар танылган җырчы Марина Карпова, район үзешчәннәре концерт номерлары белән үрелеп барды.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

 

Блиц-сораштыру

- Мәктәп сезнең өчен нәрсә ул?

Леокадия Садчикова, 2 нче лицей укытучысы:

- Төпчек кызым «Әни, мәктәп синең дүртенче балаң һәм ул синең иң яратканы һәм проблемалысы» дигән иде. Мин бу мәктәпне төзелеш вакытында ук кабул итеп алган идем. Хәзер дә ул минем өчен шундый ук якын, кадерле балам булып кала. 46 ел эшләү дәверендә күпме буын алышынды, әмма белемгә омтылыш үзгәрмәде. Димәк, әле эшне дәвам итәргә дә итәргә.

- Яшь укытучыларга нинди киңәш бирер идегез?

Владимир Чумаков, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен 19 нчы мәктәп директоры:

- Мин 16 яшемнән эшли башлаган идем. Мөгаллимлек итүемә 43 ел булды. Шуның 34 елы мәктәп белән җитәкчелек итүгә багышланды. Хезмәт кенәгәмдә нибары өч мәктәп язылган – икесе авылныкы һәм 19 нчы мәктәп. Мин соңгысында 1988 елдан бирле. Шушы чор эчендә күп эшләр башкарылды һәм барысы да теләк белән эшләнде. Әгәр эшеңне яратасың икән - эшкә теләп барасың, дәресләреңне теләп уздырасың һәм өйгә дә яхшы кәеф белән кайтасың. Мин яшьләргә шундый бәхет телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса