Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кем лагерьга, кем эшкә

"Татнефть" ААҖ укучыларның җәйге яллары күңелле, онытылмаслык булып узсын өчен барысын да эшли.

Ел саен диярлек балаларны сөенечле вакыйга каршы ала. Менә быел да "Елховнефть" нефть-газ чыгару идарәсенең "Солнечный" ял һәм сәламәтләндерү лагере аларны яңа корпус белән шатландырды.

Хәер, һәр почмагы, корпуслары, территориясе исеме җисеменә туры килеп, кояш кебек балкып торган лагерьда болай да заманча шартлар тудырылган иде инде - балалар моңа кадәр дүрт, ә агымдагы елдан башлап биш корпустагы ике, өч, дүрт кешелек бүлмәләрдә яши, ачык һәм быел капиталь ремонт ясалган ябык бассейннар, бортлы аквапарк, ясалма өслекле, трибуналы яңа стадион һәм башкалар бар. Шуңа да бирегә һәр елны һәм дүрт смена рәттән ял итәргә килергә теләүләре гаҗәп түгел. Кайчакларда урыннар санын да арттырырга туры килә. Лагерьга 1968 елда ук нигез салынган. План буенча ул быелга кадәр бер сменага 160 баланы гына кабул итәргә тиеш булган. Быел исә беренче сменада 240 балага күңелле итеп ял итәргә, сәламәтлекләрен ныгытырга мөмкинлек бирелгән.

- Ярты еллык эш нәтиҗәләре буенча уздырылган җыелышта безгә балалары булган әти-әниләр лагерьларда койка саннарын арттыру үтенечен җиткерделәр. Компаниянең ул чактагы генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов өстәмә корпуслар төзү турында карар кабул итте. Бу 2013 елның көзе иде, - диде "Солнечный"дагы яңа "Меркурий" корпусын ачу тантанасында чыгыш ясап "Татнефть" ААҖнең профсоюз оешмасы рәисе Гомәр Яруллин. - Яңа бина Россиядә балаларны сәламәтләндерү буенча иң яхшы лагерь, кышын гаилә белән ял итү өчен иң яхшы база булып саналган "Солнечный"га ямь өстәп тора. Урыны да бик уңышлы сайланган.

Күркәм бүләк өчен ул "Елховнефть" идарәсе җитәкчелегенә, төзүчеләргә зур рәхмәтен җиткерде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов та шушындый ук рәхмәт сүзләрен, "Татнефть" ААҖнең социаль юнәлештә алып барган эшчәнлеге, зурларның да, балаларның да сәламәтлеге турында кайгыртуы республиканың башка компанияләренә үрнәк булып торуын да белдерде.

Лагерьлар, ял базалары, санаторийлар - нефтьчеләрнең бу социаль объектларының һәммәсе компания хисабына тотыла һәм төбәктә яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә. "Елховнефть" нефть-газ чыгару идарәсе карамагында ике лагерь исәпләнә - "Солнечный" һәм "Факел".

- Һәрберегезнең бу лагерьларда ял иткәнегез бардыр. "Елховнефть" идарәсе, проектлаучылар, "АИСК" җәмгыяте төзүчеләре тырышлыгы белән кыска вакыт эчендә шушындый мәһабәт бина калыкты. Сезгә искиткеч бүләк ясалды. Тудырылган шартларны саклагыз, рәхәтләнеп ял итегез, яңа уку елына көч туплагыз. Зур үскәч, "Татнефть" компаниясендә эшләп, үзегез дә балаларыгызга шундый күркәм бүләкләр ясарсыз, - дип мөрәҗәгать итте балаларга идарә начальнигы Рөстәм Хәлимов. Җитәкче корпус төзелешенә зур өлеш кертүчеләргә Мактау грамоталары тапшырды.

Балалар символик ачкычны шатланып кабул итте. Кызыл тасма киселгәннән соң, кунаклар эчкә узды. Бинаның өч катында да искиткеч шартлар. Һәркайда затлы, сыйфатлы җиһазлар. Аларны "Елховлес" җәмгыяте махсус ясаган булып чыкты. Подвалда кер юу машиналары тезелеп киткән. Шушында ук киптерү, үтүкләү бүлмәләре. Душтан соң ял итеп алу урынына кадәр җиһазландырылган. "Шәфәгать Фахразович буш торган бер генә метр җир дә булырга тиеш түгел дигән иде. Без моны истә тотып, һәр урыннан нәтиҗәле файдаланырга тырыштык", - диде Рөстәм Хәлимов.

Тагын шунысы игътибарны җәлеп итте, яңа корпуста физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен дә уңайлыклар тудырылган. Җәй буена биредә сигез инвалид бала ял итә алачак. "Алар үзләрен кимсенгән итеп тоярга тиеш түгел. Без үзебезнең хезмәткәрләрнең балаларын гына күздә тотмадык, шәһәрдә һәм районда яшәүче башка инвалид балалар өчен дә ясадык", - дип аңлатты "Елховнефть" идарәсе начальнигы.

"Меркурий" корпусы өстәмә 54 урын биргән. Хәзер җәен "Солнечный"да һәр сменада 200 дән артык бала сәламәтлеген ныгыта алачак.

- "Татнефть" компаниясенең социаль сәясәте бүгенге эшләүчеләргә алмаш булачак буын турында кайгыртуга да юнәлтелгән. Балалар кече яшьтән үк компаниянең республикабыз социаль тормышына зур өлеш кертүен күреп үсә. Хезмәткәрләр тарафыннан ясалган, шартлар тудырылган бу объектларда аларның балалары, оныклары ял итә һәм һәркем республикабызда нефтьнең нәрсә хакына табылганын яхшы аңлый, - диде журналистларга биргән әңгәмәсендә Рөстәм Хәлимов.

"Меркурий" корпусы "Елховнефть" идарәсенең беренче генә объекты түгел. Идарә Әлмәт, Зәй районнарында бик күп социаль объектлар төзелешендә, капиталь ремонт ясауда катнаша. Төбәктәге социаль инфраструктураны үстерүдә үзләрен күрсәтергә мөмкинлек биргәне өчен Рөстәм Хәлимов "Татнефть" җитәкчелегенә зур рәхмәтен җиткерде. Ышаныч күрсәтү юкка түгел, чөнки "Елховнефть"нең кулы тигән барлык объектлар да ерактан ук елмаеп, игътибарны җәлеп итеп тора. "Меркурий" да гүзәл табигать кочагында кояш кебек балкып утыра.

Гүзәл Зиннурова, әлмәтле:

-​ Мин бүген бирегә физик мөмкинлеге чикләнгән ун яшьлек улым Ислам белән килдем. "Елховнефть" идарәсендә эшләмәсәм дә, идарәдән шалтыратып, безне лагерьга үзебезне сынап карарга чакырдылар. Аларга бик зур рәхмәт. Биредә Исламга да, миңа да бик ошады. Улым уеннарда актив катнашырга тырышты. Ял итәргә килербез дип уйлыйм. Мин лагерьларда мондый бүлмәләр кирәк дип саныйм. Гарип балаларның аралашуы болай да чикле. Ә биредә аларга үзләрен күрсәтергә мөмкинлек туа.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса