Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кайнар суга бәя артты

Торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдә сентябрь ае өчен килгән квитанцияләр кайберәүләрдә аңлашылмаучанлык тудырды.

Җылыту сезоны башланырга да өлгермәде, булмаган җылылык өчен инде шактый гына сумма язылган. Моның сәбәбе нәрсәдә? Әлеге сорауга һәм башка мәсьәләләргә башкарма комитетта уздырылган матбугат конференциясендә җаваплар китерелде.

Шәһәрдә җылыту сезоны октябрьдән башланды. Йортларында тотылган җылылыкның исәбен алучы прибор куелганнар андагы күрсәткечләр буенча исәп-хисап ясый, ягъни күпме җылылык кулланылган - түләүдә дә шуның кадәр. Аларның сентябрь ае өчен квитанцияләрендә "җылылык" графасында шуңа да нульләр тора.

- Йортларында җылылык энергиясе счетчиклары булмаган (мондый 176 йорт санала), кайчандыр булып та демонтажланган, эшләмәүче яисә коммерция учетына кабул ителмәгәннәр буенча 1 сентябрьдән норматив кулланыла, - дип аңлатты район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рияз Комаров. - Мәгълүм булганча, без элек җылылык өчен ел дәвамында, 12 айга бүлеп түли идек. Хәзер куллану нормативы җылыту сезоны булган 8 айга тигез бүленә - бу сентябрь-апрель айлары. Фатирларда җылылык булмаган калган 4 ай өчен түләнми.

176 торак йортка килгәндә, АПТС директоры Василий Юрченко әйтүенчә, энергияне янга калдыру турындагы закончалык нигезендә җылылык энергиясе сәгатенә 0,2 Гкалдан артык булмаган күләмдә кулланылган йортларда мондый прибор урнаштыру күздә тотылмаган. Ә менә алардан тыш калган йортларда счетчиклар куелу белән үк яшәүчеләр норматив буенча түгел, тотылган җылылык энергиясе өчен генә түли башлаячак.

- Тотылган җылылык исәбен алучы приборлары булмаган торак йортларда яшәүчеләргә ризасызлыкларын йорт эчендәге җылылык челтәрләренә хезмәт күрсәтүче идарәче компанияләргә, торак милекчеләре ширкәтләренә белдерергә кирәк, - диде Василий Юрченко. - Программа ике ел дәвамында эшләде. Күп йортлар приборларны лизинг буенча урнаштырды. Теләкләре булганнарга счетчик урнаштыру өчен идарәче компанияләренә яки җылылык җибәрүче оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шуны да искә төшерәбез, алар кулланучы хисабына куела.

Ул шулай ук 1 октябрьдән үзәкләштерелгән системадан килүче кайнар суга бәянең артуын да җиткерде. Моңа кадәр бер кубометр кайнар су өчен 145 сум 85 тиен түләгән булсак, 1 октябрьдән ул 160 сум 34 тиен тәшкил итә. Алай гына да түгел, республиканың тарифлар буенча дәүләт комитеты карары белән кайнар суга тариф ике компонентлы урнаштырылган.

- Беренче компонент - без "Әлмәт-Водоканал" җәмгыятеннән сатып ала торган салкын су бәясе. Аның кубометры 39 сум 05 тиен итеп билгеләнгән. Икенче компонент - җылылык энергиясе. Җылылык белән тәэмин итүнең ябык системасы аша кайнар су җибәрүче оешмалар өчен аның 1 Гкалы 1823 сум 97 тиен тора. Бу шәхси җылылык пунктлары (ИТП) булган йортларга кагылмый. Йортта су җылыту өчен кирәк булган җылылык энергиясенең исәбен алучы прибор булганда кайнар су бәясе аны тоту күләменә бәйле, ягъни счетчик күрсәткече буенча санала. Прибор булмаган очракта норматив кулланылачак. Норма бер кубометр суны җылыту өчен 0,0665 Гкал җылылык энергиясе кирәк дип билгеләнгән.

Халыкны тарифлар артып торуы борчыса, коммуналь предприятиеләргә күрсәтелгән хезмәтләр өчен акчаның тулысы белән җыелмавы тынгылык бирми. Бүген кешеләрнең торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдә 326 миллион сум бурычы тупланган. Иң күбе кайнар су һәм җылылык өчен: "АПТС" ААҖгә - 159 миллион сумнан артыграк, "Әлмәт-Водоканал" ААҖ алдындагы бурыч 101 миллион сум. Электр энергиясе өчен җыелган бурыч та аз түгел - 38 миллион сум.. Нәтиҗәдә АПТС газ белән тәэмин итүчеләр, "Әлмәт-Водоканал" исә су озатучылар белән үзвакытында исәп-хисап ясый алмый. Кешеләрнең торак-коммуналь хезмәтләргә үзвакытында түләмәве үзең утырган ботакка балта чабу кебегрәк килеп чыга. "Шәһәргә суны чикләү куркынычы яный", - диде Рияз Комаров та. Әлеге проблема шулай ук коммуналь предприятиеләргә ремонт, төзекләндерү буенча планлаштырылган эшләрен тулысынча башкарырга мөмкинлек бирми. Шул ук вакытта һәрберебезнең җылы, якты, кайнар һәм салкын су даими булган фатирда яшисе килә.

Бурычлыларга каршы төрле чаралар күрелә, үзләренә дә исәп-хисап ясау өчен төрле юллар тәкъдим ителә. Узган җомга көненнән башлап аларның өйләре буйлап йөрү башланды. Рейдта торак-коммуналь предприятие хезмәткәрләреннән тыш участок полицейскийлары да катнаша. Кичәге көнгә алар инде 528 фатирда булдылар, биредә яшәүчеләр белән очрашып сөйләштеләр.

Азактан шуны да искә төшереп үтәбез, торак-коммуналь хезмәтләргә түләү гаиләнең тулаем кеременең 21 процентыннан артып киткән очракта субсидиягә өмет итәргә була. Тулаем керемгә гаиләдәге студентларның стипендиясе дә, өлкәннәрнең пенсиясе дә керә. Аз керемлеләргә субсидия сорап социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250