Капиталь төзекләндерүдән соң каладагы 3 нче мәктәп ачылды
Әлмәттәге иң өлкән уку йортларның берсе - 3 нче мәктәп быел капиталь төзекләндерелде.
Республика программасы кысаларында әлеге максатларга 15 млн сум акча бүленгән иде. 5,5 млн сумга түбә яңартылган. Электр үткәргечләрен, ишек-тәрәзәләрне дә алыштырганнар. Дөрес, 2010 елда Дәүләт Советы депутаты Николай Кольгин ярдәме белән кайбер сыйныфларда тәрәзәләр алыштырылган булган. Быел исә алар һәммә җирдә яңартылган.
Мәктәпкә шулай ук "Карат" фирмасы һәм "Әлмәт җылылык челтәре" предприятиесе дә матди ярдәм күрсәткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа