Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кадерле сугыш һәм хезмәт ветераннары, хөрмәтле пенсионерлар!

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан ихлас котлауларыбызны кабул итегез.

Әлеге бәйрәм - буыннар бердәмлеге, еллар бәйләнеше символы, шулай ук Сезгә - әти-әниләребезгә, әби-бабайларыбызга, сугыш, хезмәт ветераннарына, өлкән яшьтәгеләргә шәһәр һәм районыбыз үсешенә керткән өлешләре, күпъеллык намуслы хезмәтләре, тормыш тәҗрибәләре, игелекләре өчен җылы рәхмәт сүзләребезне ирештерү мөмкинлеге.

Еллар сезнең рух һәм көч-куәтегезне киметми. Күпләрегез бүген дә ветераннар оешмалары составында актив җәмәгать эшчәнлеге белән кайнап яши. Сез җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек алып барасыз, социаль проектларны гамәлгә ашыруда катнашасыз, мәдәни һәм спорт чаралары оештыруда да алдынгылар сафында торасыз - өлкән буын кешеләренең тормышын кызыклы, эчтәлекле, матур итәргә омтыласыз.

Бүген шәһәрдә һәм районда 42 меңнән артык пенсионер гомер кичерә. Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты, оешма-предприятиеләр, учреждениеләр, хезмәт коллективлары сугыш һәм хезмәт ветераннарына ярдәм итүдә барлык мөмкинлекләрдән дә файдаланырга тырышалар. Үзләренең элеккеге хезмәткәрләренә - бүген лаеклы ялга чыкканнарга кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтүче коллективлар чиксез рәхмәт сүзләренә лаек!

Озак еллар сәламәтлектә яшәргә язсын сезгә! Һәммәгезгә дә бәхет, иминлек, күтәренке күңел телибез! Янәшәгездә һәрвакыт сезне яраткан балалаларыгыз, оныкларыгыз, якыннарыгыз булсын һәм өлкәннәргә карата игътибарлы, ихтирамлы булуны һәркем көндәлек бурычы итеп тойсын.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х. Салихов

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Н. Гыйрфанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250