Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

IТ-технологияләр грамоталы белгечләр таләп итә

Мәшгульлек үзәгендә булып узган вакансияләр һәм укучылар өчен "Белем. Карьера-2012" ярминкәсендә бу юлы ул һөнәри эшчәнлектә IТ-технологияләр куллануга багышланды.

Ярминкәгә укучылар һәм Әлмәт дәүләт нефть, муниципаль хезмәт институтлары, ВЭГУ, медицина училищесы студентлары чакырылган иде.

Ярминкәнең IТ-технологияләргә багышлануы очраклы түгел, чөнки бүген тормышыбыз компьютер, Интернет белән тыгыз бәйләнгән. Мәгълүм булганча, хәзер төрле хезмәт күрсәтүләрне өйдән чыкмыйча гына алырга, шул рәвешчә чиратларга басарга, түләүләрне дә компьютер аша гына башкарырга, эшлекле сөйләшүләр уздырырга да мөмкин. IТ-технологияләр зур күләмле мәгълүматларны эшкәртергә, аларны сакларга һәм кыска кына вакытта ерак араларга җибәрергә сәләтле.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В.И.Самойлов ярминкәне ачып, әнә шуларны һәм IТ-технологияләр белән эшләү өчен грамоталы белгечләр кирәк булуын билгеләп үтте һәм әлеге чараның әһәмиятен ассызыклады.

Уку йортларыннан килүчеләр заманча технологияләрнең һөнәри эшчәнлектә ничек файдаланылуы турында сөйләделәр, компьютер аша алып барылган тикшеренү эшләрен бәян иттеләр. Медицина училищесының информатика укытучысы Н.Аристова ярминкәдә катнашучыларга йөрәк кардиограммасын алып күрсәтте. АГНИның беренче проректоры А.Иванов яшьләрне компьютер уеннары белән мавыкканчы мәгълүмат технологияләрен күбрәк өйрәнергә чакырды. Аның ассызыклавынча, бүген программалар белән оста эш итүчеләр күп түгел.

Ярминкәдә 16 нчы мәктәпнең дә актив катнашуын билгеләп үтәсе килә. Әлеге мәктәпнең система администраторы Р.Фәррәховның "IТ-технологияләрнең шәхес үсешенә тәэсире" дигән темага чыгышы һәркем өчен кызыклы булды. Ул "Яшь программист" республика бәйгесендә узган уку елында җиңү яулаган укучыларның эшен дә күрсәтте. Ә менә 8 нче сыйныф укучысы К.Абзалов IT-технологияләр ярдәмендә әйләнә-тирә мохитның пычрануын ничек ачыклап булуы хакында сөйләде.

Бу көнне Мәшгульлек үзәге бинасы каршында урнашкан мобиль үзәк аша да һөнәри юнәлеш буенча белешмәләр алучылар булды. Тулаем алганда, чираттагы вакансияләр ярминкәсе дә файдалы һәм бик мәгълүматлы үтте.

И. Апачаева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250