Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иске Михайловка мәктәбе 500 мең сумлык грантка ия булды

Республика балалар техник иҗаты фестивале чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Зәйдә технология кабинетлары мөмкинлекләреннән файдалану буенча "Мин - оста!" бәйгесенең финалы булып узды.

Анда республика мәктәпләреннән 80 мәктәп катнашты.

Әлмәт районы данын бәйгедә 10 нчы, Иске Михайловка, Рус Акташы мәктәпләре яклады. Укучылар өч этапта көч сынашты. Кызлар тегү, егетләр агач эшкәртү буенча осталыкларын күрсәтте.

Нәтиҗәдә, Иске Михайловка мәктәбеннән Руслан Мөхәммәтгәрәев (укытучысы Р.М. Гайфутдинов) I урынга лаек булды. Әлеге казаныш авыл мәктәбенә 500 мең сумга сертификатка ия булу мөмкинлеге бирде.

Гөлназ Гыйззәтуллина әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250