Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иске Әлмәт язгы ташуга әзерме?

Узган шимбә көнне коткаручылар Иске Әлмәттә халыкка ташу суы якынлашуы турында хәбәр тарату буенча өйрәнүләр уздырдылар.

- Мондый өйрәнүләр икенче тапкыр үткәрелә инде. Былтыр зур су якынлашу турында алдан хәбәр итү булмады, шунлыктан кешеләр гадәттән тыш хәлгә әзерләнергә өлгерми дә калдылар. Узган елгы хаталарны кабатламас өчен менә шушындый күнегүләр үткәрергә булдык, - дип аңлатты өйрәнүләрнең максатын Әлмәт янгын каравылы гарнизоны начальнигы Мөнир Төхвәтуллин. - Иң мөһиме, кешеләр менә хәзер үк, су килеп җиткәнче, документларын, беренче кирәк-ярак әйберләрен - җылы кием-салым, алмашка эчке кием әзерләргә, кыйммәтле әйберләрен югарырак күтәреп куярга, базларыннан кышка хәстәрләгән ризыкларын чыгарырга тиешләр.

Ташу суы якынлашу турында хәвефле сигнал ишетеп өйләреннән чыккан кешеләргә коткаручылар гадәттән тыш хәл вакытында үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге хакындагы белешмәлек тараттылар. Былтыргы хәлләр дә искеәлмәтлеләрне күп нәрсәгә өйрәтте.

- Булдыра алган кадәр кыйммәтле әйберләрне, көнкүреш техникасын мин инде икенче катка күтәреп куйдым. Тик тавыкларны гына менгерә алмадым, суда йөзәргә калырлар, күрәсең, - дип сөйләде журналистларга Комсомольская урамында яшәүче Фәрхәт Солтанов.

Шул ук урамдагы 48 нче йортта яшәүче Роберт Хәбибуллин да шулай эшләгән.

- Күптән инде документларны җыеп, әйберләрне төйнәп куйдык. Көнкүреш техникасын өскәрәк күтәрдек. Су тиз китсен өчен ишегалдындагы суга комачаулардай әйберләрне башка урынга күчереп куйдык, - диде ул. - Былтыргы хәл көтмәгәндә-уйламаганда килде бит. Ул безне күп нәрсәгә өйрәтеп кенә калмады, бәгырьләребезгә үтте, үзәкләрне өтте-яндырды. Телевизордан башка төбәкләрдәге су басуларны карыйсың да, безнең белән мондый хәлләр булмас кебек тоела. Була икән. Былтыргы ташудан соң өйдә идәннәрне алыштырырга, мунчаның эчен яңартырга туры килде. Җиһазларны чыгарып ук ташладык.

Районда әлегә ташу белән бәйле вәзгыять чагыштырмача уңай булып кала.

- Ике көн дәвамында Дала Зәе елгасында су күтәрелү күзәтелмәде, - дип хәлгә аңлатма биреп үтте Әлмәт эзләү-коткару посты начальнигы Фәсхетдин Сыраев. - Ләкин тынычланырга иртәрәк әле. Мин Лениногорск, Бөгелмә районнарында, Карабашта булдым - анда кар бик күп. Шул ук вакытта Дала Зәе елгасы - көньяк-көнчыгыш төбәктә эрегән кар суларын үткәрә торган бердәнбер су артериясе. Шуңа күрә без гадәттән тыш хәлгә әзер булып торырга тиешбез.

Республиканың гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министры урынбасары Николай Суржко биргән мәгълүматларга караганда, Татарстан территориясендә былтыргы ташу сценарие кабат күзәтелергә мөмкин. Су басу ихтималы булган зоналарда урнашкан башка районнардагы кебек үк, Әлмәттә дә барлык территориаль көчләр һәм техник чаралар күтәренке әзерлек дәрәҗәсендә тотыла.

Әйтик, 7 апрель киченә һава температурасы күтәрелү һәм кар күпләп эрү нәтиҗәсендә Лениногорск районының Шушма елгасында суның кискен күтәрелүе күзәтелгән. 74 кеше яши торган 37 йорт, 69 йорт яны участогы су басу зонасында калган.

Лилия СЕДЕЛЬНИКОВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250