Ишегалларында 5 спорт мәйданчыгы торгызылачак
Узган ел Әлмәттә 8 универсаль спорт мәйданчыгы төзелә башлаган иде. Бүгенге көндә аларда эш тәмамланып килә.
Бер ишләрендә территорияне төзекләндерәсе, мәйданчыкка махсус өслек түшәсе генә калган. Эш төгәлләнгән ишегалларында әлмәтлеләр бу мәйданчыкларны яратып өлгергән.
Быел республика программасы нигезендә Әлмәттә тагын 5 универсаль спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Ул объектларда төзелеш әле башлангыч этапта. Аларның өчесе шәһәрдә, берсе Түбән Мактамада һәм тагын берсе Рус Акташында урнаштырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа