Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иртәгә көзге чакырылыш башлана

Иртәгәдән хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башлана.

Быел да солдат итеге киячәк егетләр саны узган елгы көзге чакырылыштан ким булмас дип фаразлыйлар. Былтыр көз 150 330 россияле армия сафларын тулыландырды. Быел Әлмәттән күпме егет китәр әлегә билгесез. Ә менә язын 226 егет чакырылган иде (Бүгенге көндә Россия кораллы көчләрендә 479 әлмәтле хезмәт итә). Әлеге җаваплы кампаниягә әзерлек турында башкарма комитетта узган чакырылыш комиссиясенең киңәйтелгән утырышында сөйләштеләр.

Хәрби хезмәткә язгы чакырылыш 1 октябрьдә башлана һәм 31 декабрьгә кадәр дәвам итә. Иң элек егетләр хәрби комиссияләргә чакыру ала. Шундый кәгазь Әлмәт шәһәре һәм районыннан бу юлы 1268 ир-егеткә тиеш. "Яраклы" дип табылганнарын һәм сайланганнарын хезмәт урыннарына ким дигәндә 1 айдан соң озата башлаячаклар.

"Ватан алдындагы бурыч" элегрәк бер пафослы төшенчә кебек яңгырый иде. Хәзер ул чыннан да юридик термин. Сәламәт һәм 27 яше тулмаган һәр ир-егет армиягә барырга тиеш. 2014 елның 1 гыйнвареннан гамәлгә кергән хокукый актлар буенча нигезле сәбәп булмый торып, хәрби хезмәттән качып йөрүчеләрнең хәрби билетына "кара" тамга салына.

- Белмим, сәбәпсез хәрби хезмәттә булмады" дигән ярлык тагылган ир-атларны үзен хөрмәт иткән предприятие эшкә алыр микән?!- дип ассызыклады чыгышында хәрби комиссар Ришат Сабиров җирлектәге предприятиеләрнең нигездә кара алтын табу белән шөгельләнүенә ишарәләп. - Солдатта булмаганнарны шулай ук дәүләт һәм муниципаль органнарга да эшкә алмыйлар. Ә хәзерге вакытта эшләүчеләрне исә вазифаларыннан азат итәчәкләр.

Бу урында район башлыгы Мәҗит Салихов предприятие, оешма, учреждениеләрнең кадрлар хезмәтенә моны катгый күзәтчелеккә алырга күрсәтмә биреләчәген искәртте.

Утырышта әйтелгәнчә, бүгенге көндә Әлмәттә 150 кеше хәрби хезмәттән качып йөри. Ләкин хокукый актларга кертелгән төзәтәмләр нигезендә андыйларны "федераль эзләү" системасына кертеп, эзләренә бик тиз төшәләр. Әлмәттә җинаять җаваплылыгына тартылган Ибраһимов моңа мисал. Авыл җирлекләре башлыклары моңарчы Питер, Чиләбе һәм башка шундый шәһәрәләрдә көн күрүчеләр өчен "җавап тотса", хәзер аларны бөтенроссия эзләү системасы эзәрлеклиячәк. Хәер, әлеге системага эләгү һәм нинди "язмыш" көтүен аңлау белән андыйлар үзләре үк комиссариатка килү ягын карый икән.

Чакырылыш комиссиясе утырышында хезмәткә чакырылучының электрон карта, акча күчерү өчен банк картасы һәм шәхси гигиена кирәк-яраклары җыелмасы белән тәэмин ителүе, Россия армиясендә фәнни һәм спорт роталары гамәлдә булуы, югары уку йортлары стулентлары өчен хезмәтне бүлеп өчәр ай узу мөмкинлеге турында кабат искә алдылар. Егетләрнең сәламәтлеге атап әйткәндә физик әзерлеккә игътибар арттыру, ГТО комплексы, патриотик тәрбия турында да сүз булды. Соңгысы буенча яңалык, Әлмәттә "Патриот" эзләү отряды оештырылган. Сугыштан кайтмый калган, хәбәрсез югалган якташларыбызны эзләү өчен "Татнефть" 1,5 млн сум акча бүлеп биргән. Киләсе ел җәй отряд беренче экспедициясенә юл ала.

Сүз уңаенда, төбәк солдатларын онытмый. Әле менә сәнгать әһелләре, ата-аналардан торган делегация күчтәнәчләр төяп Иваново шәһәренә юл алды. Андагы Әлмәт шефлекка алган һава-десант гаскәрләрендә бүгенге көндә 28 якташыбыз хезмәт итә.

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса