Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җирле хакимият - республика белән сәнәгать арасындагы күпер

Яңа җитәкче төбәк белән танышуын дәвам итә. Бу юлы муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллинның маршруты җирлекнең социаль-икътисадый үсешендә өлеше зур булган сәнәгать предприятиеләренә төште.

Танышуның беренче пункты - "Әлмәт торба заводы"нда предприятие директоры Александр Токарев экскурсияне үзе үткәрде. Җитештерү торышы турында сөйләгәндә ул корыч торбалар җитештерү өчен заманча җиһазландырылган предприятиенең халыкара стандартларга җавап бирүе турында да искәртте.

Бу көнне Айрат Хәйруллин шулай ук "Алнас" заводы эшчәнлеге белән дә танышты. Акционерлык җәмгыятенең башкарма директоры Сергей Саченко төп җитештерү цехларында йөргәндә хакимият вәкиленә предприятиенең чыгымнарны киметү, продукция сыйфатын күтәрүгә йөз тотуын әйтте. Атап әйткәндә, әлеге программаны гамәлгә ашырып, быел биредә 160 млн сум күләмендә экономиягә ирешергә ниятлиләр. Айрат Хәйруллинда завод базасында эшләүче "Татарстан киләчәге көллияте" аеруча кызыксыну уятты. Ул әлеге базаның нинди финанслар хисабына җаһазландырылуы, анда кемнәр укуы турында тәфсилләп белеште.

- Җирле хакимияткә яшь, перспектив җитәкче билгеләнүенә без шат, - дип ассызыклады соңыннан журналистлар белән әңгәмәсендә Сергей Саченко. - Аның кызыксыну дәрәҗәсеннән чыгып фикер йөртсәк, ул үтә дә эшлекле, профессионал. Җитештерү сәнәгате проблемаларына төшенергә тырыша. Ә бу предприятие җитәкчеләренең җирле хакимият белән берлектә хезмәткәрләрнең проблемаларын хәл итүдә уртак тырышлыгы дигән сүз.

Дөрес, җитештерү тармагы җирле хакимияттән әллә ни зур ярдәм өмет итми. Шулай да ул "республика хөкүмәте белән предприятиеләр арасында күпер" ролен үти ала. Сәнәгатьче белдергәнчә, бу әле беренче генә аралашу.

- Шул вакыт эчендә дә без инвестицияләр җәлеп итү буенча потенциал программалар, документлар рәсмиләштерү турында файдалы мәгълүмат ишеттек. Моннан гайре атна саен кризиска каршы штаб утырышында очрашырбыз һәм конкерт проблемалар күтәрербез, - дигән ышаныч белдерде завод җитәкчесе.

Аңлашылганча, танышу ике як өчен отышлы булырга ошаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса