Әлмәт таңнары

Инвалидларның да эшлисе килә

Әлмәт районында быел квота буенча 69 инвалид эшкә урнаштырылырга тиеш. Беренче квартал артта калды. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр эш белән ничек тәэмин ителде икән?

Инвалидларны эшкә урнаштыру зур проблема булып кала бирә. Эш бирүчеләрнең байтагы инвалид сүзен ишетүгә "юк" дияргә ашыга. Шул ук вакытта физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында теге яки бу эшне башкара алуларын исбатлаучылар аз түгел. Моңа мисал итеп күптән түгел генә илебездә узган паралимпия уеннарын китерергә була. Инвалидларның ихтыяр көче ныклыгына сокланырлык. Аларның эшлисе килүе шуңа да гаҗәп түгел. Көч-дәрт, дәрман булганда нигә эшләмәскә, гаилә керемен аз булса да яхшыртмаска?! Бәяләр даими артып торган бүгенге заманда инвалидлык буенча пенсия акчасына гына түгел, сау-сәламәт кешегә дә хезмәт хакына яшәве авыр.

Мәшгульлек үзәге директоры Минсәгыйть Насретдинов әйтүенчә, бүген эшсез буларак төбәктә 127 инвалид теркәлгән. Аларның 48 е хатын-кызлар. Эшләргә теләүчеләрнең күпчелеге 45 яшьлек һәм аннан өстә. 30-45 яшьлекләр утыз өч кеше.

- Быелның беренче кварталында безгә эш табуда ярдәм сорап 59 инвалид мөрәҗәгать итте. Аларның унсигезенә эшкә урнашу бәхете тиде. Ә квота буенча 22 инвалид хезмәт урыннары белән тәэмин ителде. Узган ел квотаны үтәгән идек, агымдагы елда да дәүләт программасы тулысынча тормышка ашырылыр дип ышанабыз, - диде мәшгульлек үзәге директоры.

21 предприятиенең дүртесе үзләренә йөкләтелгән бурычны тулы күләмдә үтәгән. Мисал өчен, "УРС-Сәүдә йорты" ҖЧҖ сигез инвалидка эш урыны тапкан. Политехникум, "Радиоприбор" заводы, "АПОПАТ" ААҖ дә рәхмәт сүзләре белән телгә алынды. Сүз уңаенда шунысын да билгеләп үтәсе килә, кайбер предприятиеләр физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен махсус эш урыны булдыра, уңайлыклар тудыра. Мондыйларга дәүләттән ярдәм дә каралган. Бер инвалид өчен хезмәт урыны ясаган эш бирүчегә 69 мең 300 сум компенсация каралган. Икенчеләре булган вакансияләрен барлый. Тик буш урыннар гына йә белгечлек яки сәламәтлек буенча туры килеп бетми. Предприятиеләре исемлеккә кертелгән җитәкчеләр аптырашта: дәүләт программасын да үтәргә кирәк, ничек тә булса эш урынын да табарга.

Социаль яклауга аеруча мохтаҗ булганнарны (болар - пенсия яше якынлашучылар, ялгыз һәм күп балалы аналар, хәрби хезмәттән кайтучылар һәм башкалар) эшкә урнаштыру мәсьәләсе дә кискен тора. Быел безнең шәһәр һәм район буенча 47 мохтаҗ 25 предприятиегә урнаштырылырга тиеш. Әмма әлегә биш кеше генә эш белән тәэмин ителгән. Аларның икесе балигъ булмаганнар, арада инвалид бала тәрбияләүчеләр, пенсия яшенә җитеп килүче әлмәтлеләр дә бар. Социаль яклауга аеруча мохтаҗлар арасына төрмәдә утырып кайтканнар да кертелгән. Минсәгыйть Насретдинов билгеләп үткәнчә, мондый кешеләр рәшәткә артыннан чыкканнан алып өч ел дәвамында бу категориядә санала. Аларны эшкә урнаштырып, хезмәт хакын кимендә минималь хезмәткә түләүнең ике күләмен (11 мең 108 сум) билгеләгән эш бирүчегә чыгымнарның яртысы кайтарыла.

- Инвалидларны һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗларны эшкә урнаштыру гел бер төрле предприятиеләргә йөкләтелә. Әлеге программада районда эшчәнлек җәелдергән барлык предприятиеләр дә катнашсын иде, - диде бу җәһәттән узган киңәшмәдә сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Равил Хәйруллин.

Реклама

Әлеге фикер белән район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов та килешеп, төбәктә квота үтәү өчен предприятиеләрнең күплеген ассызыклады. Җитәкчеләрнең борчылуын аңлау өчен предприятиеләр исемлегенә дә күз салырга булдык. Икмәк заводы быел 5 инвалидны, социаль яклауга мохтаҗ 4 кешене эш белән тәэмин итәргә тиеш икән. Әлегә ике инвалидка эш табылган. "Алнас"ка 7+2, автомобиль юллары идарәсенә 2+1, транспорт идарәсенә 2+3 кеше беркетелгән һәм башкалар.

Әмма шунысы да бар, эшләргә теләге булган инвалидлар өчен хезмәт урынына ия булу зур әһәмияткә ия. Матди яктан тыш, бу аларга үзләренең тулы канлы тормыш белән яшәргә хаклы, җәмгыятькә кирәкле кеше икәнлекләрен раслау өчен дә зарур.

Ринат Азизов, "Светсервис" МУП директоры:

- Безнең Әлмәттә предприятиеләр бик күп. Мәсәлән, нефтьчеләрнең генә дә күпме идарәләре, җәмгыятьләре бар. Ел саен квота үтәүне гел бер предприятиеләргә генә йөкләгәнче, финанс мөмкинлекләре дә, башкалары да булганнарга бирсәләр, бүген көн кадагында мондый проблема тормас иде. Инвалидларга эш булса, без аларны болай да кабул итәбез. Каравылга бер яшь хезмәткәр алган идек, комиссия уздыра башлагач, аның өченче төркем инвалид булуы ачыкланды. Әгәр ул йөкләтеләчәк эшне башкара ала икән, бер сүз дә юк. Каравылчы бит ул төймәгә генә басып утыру түгел, капканы ачарга, кышын кар чистартырга, җыештырырга, себерергә, базаны карарга кирәк. Без әлеге егетне эшкә алып, аннан соң гына мәшгульлек үзәге аша теркәдек. Үзәк безгә инвалидлар өчен икътисадчы, хисапчы урыны булдырырга тәкъдим итә. Штат тулы өстенә яңа штат төзеп тә, эшләүчеләрне җибәреп, алар урынына инвалидларны алып та булмый бит инде. Бүген безгә электромонтерлар һәм газ службасы буенча слесарьлар кирәк. Әлбәттә, әлеге белгечлекләргә комиссия уза алган кешеләр генә кабул ителә.

Александр Гурьянов, "Әлмәт транспорт идарәсе" МУП директоры:

- Быелга башта 3 кешегә квота биргәннәр иде, аннан киңәшмәдән соң тагын ике кеше өстәделәр. Мәшгульлек үзәгеннән җибәрелгән кешене слесарь итеп эшкә урнаштырырга идек. Ул комиссияне уза алмады һәм эштән үзе баш тартты. Безгә исәп-хисап бухгалтеры, икътисадчы кирәк. Инвалидлар арасында мондый белгечлекләргә ия булучылар юк, күрәсең. Белдерү дә биргән идек. Югыйсә хәтта яңа эш урыны да оештырырга кирәкми. Ерак, ди торганнардыр. Инвалидлар гадәттә өенә якын җирдән эш эзли. Әгәр эшне белсә, коляскада йөрүчеләрне дә алыр идек. Аларны йөртү өчен бездә шартлар тудырылган - инвалидлар ташуга җайлаштырылган махсус транспортыбыз бар. Кыскасы, күп очракта эш бирүче белән эш эзләүчеләрнең мәнфәгатьләре туры килеп бетми.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: