Реклама
Кран да юк, акча да... Интернет челтәрендә "МАЗ" краны сатылу турындагы игъланга юлыккан 52 яшьлек ир-ат та мошенниклар тозагына эләккән.
"Сатучы" белән элемтәгә чыкканнан соң, ул аларга 20 мең сум күләмендә акча күчерә. Соңрак янәсе Казаннан Әлмәткә юл тоткан кран сатучы бәхетсезлеккә юлыга - кинәт авырып киткән улына операция уздыру өчен 257300 сум акча кирәклеге ачыклана. Ир-ат ике уйлап тормый, әйткән сумманы тиз арада банктагы исәп-хисап счетына күчерә. Әмма әлеге гамәленнән соң сатучы белән элемтә өзелә. Мошенниклар белән эш иткәнен ир-ат бик соң төшенә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа