Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Интеллектуаль “каймак” Әлмәткә җыелды

"Балаларның мәктәп эскәмиясеннән үк киләчәк һөнәре турында кайгыртуы мөһим.

Ә инде һәр туган яңа көн белән белем, фәнни ачышлар "искереп" барган заманда укучыларны белем табарга өйрәтү икеләтә әһәмияткә ия". Әлмәттә "Мәктәп укучылары XXI гасыр фәненә" дип аталган фәнни-гамәли конференцияне ачканда форумда катнашучыларга шундый сүзләр белән мөрәҗәгать иттеләр.
Быел 11 тапкыр оештырылган конференциягә 400 дән артык эш тәкъдим ителгән булган. Мәртәбәле жюри шуларның 150 сен сайлап алган. Нәкъ менә алар 13 секциягә бүленеп фәнни эзләнүләрен яклады.
"Мәктәп укучылары XXI гасыр фәненә" дип аталган әлеге фәнни форумның географиясе елдан-ел киңәя. Моңа кадәр нефтьчеләр эшчәнлек алып барган 9 район вәкилләре генә катнашса, быелдан ул ачык төбәк конференциясе статусы алып, Актаныш, Мөслим, Тукай, Чистай, Яңа Чишмә районнары һәм Чаллы шәһәре укучыларын да җәлеп итте.
Оештыручылар искәрткәнчә, фәнни-гамәли конференциягә килгән эшләрнең темалары төрле һәм кызыклы. Берәүләр кара алтынның югары ноктасы һәм ихтималлык теориясе, "Математика һәм татар халкы традицияләре" турында фикер йөртсә, икенчеләре туфрактагы әчелекне билгеләүнең табигый индикаторлары, сөтнең сыйфатын ачыклау, тозның үзлекләре, хәтта кешенең теге яки бу гамәле аркасында сугандагы С витамины үзгәрүгә кадәр өйрәнгәннәр. Түбән Кама шәһәрендәге 32 гимназиянең 10 сыйныфында укучы Эмиль Куринов мисал өчен, эчә торган су сыйфатына химик анализ ясаган. Уку йортындагы мөмкинлекләрдән файдаланып уздырган тикшеренүләренә нәиҗәсендә Эмиль кибеттән алынган һәм кайнаган суга караганда, фильтрлы кувшин аша чистартылган суның кыйммәтлерәк булуын ачыклаган.
Фәнни эзләнүләрен чит телдә яклаучылар да булды. "Чит тел һәм лингвистика" секциясендә Баулы районының Александровка урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Диана Әхмәдиева "Әдәплелек - инглиз теленең мөһим өлеше" дигән эшен инглиз телендә яклады.
- Бу эшем - бер елга якын эзләнүләрем нәтиҗәсе. Бик күп әдәбият, мәкаләләр укыдым. Рус телендә басылганнарын да, чит телдә нәшер ителгәннәрне дә... Текстларга анализ ясадым. Киләчәк һөнәремне дә телләр, тәрҗемә белән бәйләргә нияләп торам, - ди укучы кыз.
"Мәктәп укучылары XXI гасыр фәненә" фәнни-гамәли конференциясен "Татнефть"нең "Сәләтле балалар" фонды гамәлгә куйды. Форумга ел саен 400 дән артык эш тәкъдим ителә. Шуларның 150 ләбен конференциядә яклыйлар. Иң яхшы дип табылган 10 проект авторы ""Киләчәккә адым" дип аталган Бөтенроссия сәләтле балалар программасының "Үсмерләр академиясе" мәктәп-семинарында катнашу хокукы ала. Узган ел әлеге программада катнашып, укучылар дүрт диплом һәм дүрт "Фәлсәфи таш" бүләге белән кайтты.
Фонд парта артында утыручы яшь галимнәрнең төрле дәрәҗәдәге форунарда катнашуын тәэмин итә. 10 ел эчендә "Сәләтле балалар" фонды 1200 укучыга һәм аларның 500 дән артык остазына матди ярдәм күрсәтте.

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса