Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җиңүләр җиңел бирелми

Ел дәвамында узган бәйгеләрдә җиңүләр исәбе буенча Әлмәт көрәшчеләре республикада беренче урынга чыкты.

Бу хактагы хәбәрне алар башкалада узган милли көрәш буенча Россия беренчелеге һәм чемпионат турында тәэсирләре белән уртаклашканда әйтте.

Россиянең 36 төбәгеннән 245 көрәшче катнашкан бу бәйгедә Татарстан спортчылары 12 алтын, 2 көмеш һәм 1 бронза медале яулады. Россия чемпионнары арасында Руслан Нургалиев та бар. Әлеге ярышта Руслан 8 көрәшче белән бил алыша. "Җиңү өчен физик яктан гына түгел, психологик яктан да әзерлек булу шарт. Соңгы көндәшем белән көрәшкәндә ару үзен шулкадәр сиздерде", - дип искә алды батыр җиңү алды мизгелләрен. Шул "мин булдырам" дип үзен җиңүгә "көйли" алуы уңышка юлын җиңеләйткән дә инде.

Милли көрәштә җиңүчеләр күплеге, спортның бу төренә игътибар артуы районга мәртәбә өсти. Киләсе елга февраль аенда милли көрәш буенча каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә республика бәйгесен нәкъ менә Әлмәт кабул итәчәк. Бүгенге көндә безнең көрәшчеләр шул ярышка әзерләнү белән мәшгуль. Зур җиңүләргә ия батырларның бил ныгытканын "Юбилейный" спорт комплексында күреп кайттык. Җиңү җиңел бирелми. Пьедесталның югары баскычына менгәнче "җиде кат тир чыгарырга" кирәклеге утырып тамаша кылганнарга да сизелде. Әлмәт Сабантуенда 7 тапкыр абсолют батыр калган, республика, Россиякүләм турнирларда җиңүче, дөнья чемпионатының бронза призеры, Әлмәт җыелма командасы әгъзасы, Татарстанның атказанган спорт мастеры Ильяс Галимов милли көрәш белән 17 ел шөгельләнә. Шуның җиде елын хәзерге титуллы спортчы җиңелүләр белән үткәргән. Һәр уңышсызлыгы саен ул тренировкаларын арттырган, әзерлеген камилләштергән. Бүген ул көндәшләренә дә, яшь көрәшчеләргә дә үрнәк.

Соңгы елларда районда милли көрәш популярлаша. Моңа, беренчедән, батырларның дәрәҗәле җиңүләре сәбәп булса, икенчедән, җитәкчеләрнең спортның бу төренә хәерхаһлы булуы да этәргечтер. Спорт мастеры, көрәш буенча җыелма команда әгъзасы, балалар төркеме тренеры Рүзил Ганиев сүзләренчә, балалар арасында милли көрәшне популярлаштыру башланган 2007 елда мәктәпләргә йөрергә туры килсә, бүген малайлар келәмне үзләре эзләп таба. "Юбилейный" спорт комплексында гына да 40 лап бала шөгыльләнә. Булачак батырларны шулай ук Колшәрип, Елховой авылларында да әзерлиләр.

Сүз уңаенда, XXVII нче Бөтендөнья җәйге Универсиадасы программасына билбау көрәше дә кертелгән.

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250