Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Илһам" сәләтлеләрне ачыклады

Кичә Әлмәтнең М. Таһиров исемендәге 1 нче мәктәбендә Бөтенроссия “Илһам” бәйгесенең зона этабы узды.

Чарага Татарстанның танылган прозаиклары, драматурглары, шагыйрьләр һәм журналистлар килгән иде. Бәйге дүрт номинация буенча уздырылды: “Яшь шагыйрь”, “Яшь прозаик”, “Яшь драматург” һәм “Яшь журналист”. Катнашучылар яшь үзенчәлекләре буенча өч төркемгә бүленгән иде. Бу көнне бирегә үзләрен  бәйгедә  сынап карарга дип, 28 укучы бала килгән иде.

- Һәрбер милләтнең сәләтле балалары бар. Безнең бурыч – шул сәләтле балаларны табып алып, аларның сәләтләрен  үстерү өчен шартлар тудыру, дип билгеләп үтте татар язучысы, журналист Рәдиф Сәгъди.

Бәйгенең бу этабында җиңү яулаган укучылар Казан шәһәрендә узачак  Казанга бүләкләү тантанасына чакырыла.

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса