Икесе дә лаеклы дәвамчы
Быел 1 гыйнварда Әлмәт төбәгендә тирән эз калдырган мәшһүр язучы Рафаил Төфәтуллиның тууына 95 ел тулды. Аның язучы булып китүендә укытучысы зур роль уйнаган. 13 яшьлек малайда иҗат чаткылары кабыза алган кем ул? 2 нче китапханәдә булып узган очрашуда әлеге ике шәхеснең уллары әдәбият сөючеләрне әтиләре тормышындагы кызыклы мәгълүматлар белән таныштырды.
Укытучысы хакында Рафаил Төхфәтуллин үзенең «Җиләкле аланнар» повестында да яза. 1936 ел була бу. Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлагач, Нәфикъ Яһудинны Әтнә районы Олы Мәңгәр авылы мәктәбенә директор итеп җибәрәләр. 6 нчы сыйныфта укыган Рафаил татар теле укытучысының язучы икәнлеген ишетеп гаҗәпләнә - «Ниндидер бер могҗиза кошы сыманрак затка әверелде хәзер минем өчен Нәфикъ абый», дип яза ул соңрак. Аның роман язганын ишетеп, кичләрен укытучысы фатиры янында туктап, тәрәзәсенә күз сала башлый. «Яза Нәфикъ абый, роман яза. Их, романын ничек-ничек язганын бер генә күрсәң иде икән!..» Ләкин романны да күрми, үзе язган беренче «Ялкау сандугач» әкиятен дә укытучы абыйсына күрсәтә алмый кала. «Халык дошманы» тамгасы тагып, Нәфикъ Яһудинны алып китәләр.
Рөстәм Төхфәтуллин әтисенең мирасын барлаганда укытучының язмышы белән кызыксына башлый, «Хәтер» китабына да мөрәҗәгать итә, интернетларда казына. Бервакыт аның күзенә Марс Яһудинның «Әтиемнең фронт язмалары» исемле язмасы чалына. Шулай итеп алар Нәфикъ Яһудинның улы белән танышалар. Мин һәрвакыт әти-әниләренең эшен дәвам иткән, аларның мирасларын югалтмыйча халык игътибарына җиткергән ул-кызлар белән сокланам. Әлеге ике затның да бу юнәлештәге хезмәтләре мактауга лаек.
Без Рафаил Төхфәтуллинның тормыш һәм хезмәт юлы турында тулырак хәбәрдар. Байтак кына кулъязмасы, хатлары китап рәвешендә дөнья күрде. Укытучысының язмышы ничек тәмамланган икән? Марс Яһудин сөйләвенчә, аны Себергә үк җибәрмичә төрмәдән бер елдан чыгаралар. Ә менә теге романы бары тик 80 елдан соң гына «Казан утлары» журналында дөнья күрә. Югыйсә 1941 елда язылып бетеп, Татарстан язучылары берлеге тарафыннан басарга рөхсәт тә бирелә. Карар чыгарылган көн 1941 елның 21 июне була. Икенче көнне сугыш башлана. Сугыштан соң Оренбургтагы татар казаклары турындагы әсәргә төрле эчтәлектәге рецензияләр языла. Бер төркем язучылар хуплый, икенчеләре арасында большевиклар турында аз бәян ителә дип каршы чыгучылар да табыла.
Нәфикъ ага сугышта вакытта көндәлекләр алып барган. Бу язмалар ничектер сакланып калган. Анда бу дәһшәтле елларның без күрмәгән, белмәгән, ул чакта язарга ярамаган яклары да теркәлгән. Улы Марс аларны туплап, «Тормыш бу» дип исемләнгән документаль повесть яза.
Нәфикъ Яһудинны 1946 елда Әтнә роносы инспекторы итеп билгелиләр һәм Кушлавычта Тукайның 60 еллыгын уздыруны йөклиләр.
- Әти аның юбилеен иң беренче оештыручы санала. Ул чакта әле Габдулла Тукайны белгән кешеләр дә исән була. Әти алар белән аралаша. Мин аның бу язмаларын да таптым, - дип сөйләде Марс ага.
1949 елда Нәфикъ Яһудин Башкортстанга күченеп китә, иҗат белән шөгыльләнүен дәвам итә, байтак кына язмалары дөнья күрә. Аның да исеме мәңгеләштерелгән. Хәзер улы язучылык итә, Язучылар һәм Журналистлар берлеге әгъзасы булып тора.
Ирина Апачаева
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа