Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иң яхшы сайт һәм Президент дипломы безнеке!

Әлмәт муниципаль районы сайты республикада иң яхшысы дип танылды.

Беренче урын өчен дипломны һәм махсус билгене Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Мәҗит Салиховка ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясе вакытында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Әлмәт муниципаль районы сайты "Рәсми Татарстан" интернет-порталы составына керүче дәүләт власте һәм муниципаль идарә органнары рәсми сайтлары конкурсының "ТРда иң яхшы муниципаль берәмлек сайты" номинациясендә җиңүче булды.
Казанның IT-паркында узган коллегиядә мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагының 2011 елдагы эш йомгаклары тикшерелде һәм 2012 елга бурычлар билгеләнде. Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров Татарстанда барлык төр технологияләр буенча Интернеттан файдаланучылар санының 2 млн. кешедән артып китүен, шул ук вакытта 3G технологиясен кулланучылар санының 33 процентка - 333 мең кешегә кадәр артуын хәбәр итте.
Хәзерге вакытта республикада uslugi.tatarstan.ru дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында электрон рәвештә 86 хезмәт күрсәтелә. 2011 елда татарстанлылар электрон хезмәтләрдән 10 млн. тапкыр файдаланган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, федераль законнар нигезендә 2012 елның 1 июленнән башлап дәүләт һәм муниципаль органнар гражданнардан аларның башка власть органнарында инде булган документларын таләп итәргә хаклы түгел. Шуңа бәйле рәвештә 2012 елның I кварталы дәвамында IT-технологияләр нигезендә ведомствоара хезмәттәшлекне җайга салу таләп ителә.
2012 елда электрон мәгарифне үстерү максатларында электрон журналларга күчү күздә тотыла. Ә 53 компетенция мәктәбендә исә 2012 елның 1 сентябреннән кәгазьсез-нисез отчетлылыкка тулысынча күчү планлаштырыла.
Сәламәтлек саклау тармагында мәгълүмати инфраструктураны үстерүгә федераль дәрәҗәдә зур күләмле финанслау җәлеп ителә. 2011-2012 елларда республикабыз сәламәтлек саклау өлкәсе бу максатларга 400 млн. сумга якын акча алачак.
Шулай ук ГЛОНАСС-112 проектын үстерү, "Иннополис"ны (социаль һәм торак инфраструктурасы булган ун IT-парк) төзү, Интернетка тоташу сыйфатын күтәрү буенча чараларны дәвам иттерү күздә тотыла.
2011 елда мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагында эш йомгакларын анализлап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада IT-тармакка зур күләмдә акча тотуларның реаль нәтиҗәләр бирә башлавын ассызыклады һәм Татарстан җитәкчелегенең республикада эшләнгән перспективалы IT-проектларга ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде.
Рөстәм Миңнеханов электрон документлар әйләнеше системасының нәтиҗәлелеген күтәрү зарурлыгын да билгеләп үтте. Республика хөкүмәте һәм башка власть органнары эшендә элеккечә үк кәгазь күп булуын искәртеп, ТР Президенты: "IT-чыгымнар үсә, ә дәүләт аппаратына чыгымнар элекке дәрәҗәдә калды", - дип белдерде.
Л.СИБГАТУЛЛИНА.
Иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә департаменты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250