Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хәтер һәм кайгы көне

Мәгълүм булганча, 1941 елның 22 июнендә иртәнге сәгать дүрттә Германия кисәтүсез-нисез Советлар Союзына сугыш башлый. Бу кайгылы көнгә быел 71 ел булды. 22 июнь көнне безнең шәһәребездә дә Мәңгелек ут янында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг уздырылды.

Бөек Ватан сугышы дөнья тарихындагы сугышларның иң авыры, иң канкойгычы була. Ул 27 миллионлап совет кешесенең тормышын алып китә. 1941 елның 22 июне әлмәтлеләрнең дә тормышын астын-өскә китерә, хыялларны юкка чыгара. 1941-45 елларда Әлмәт һәм Акташ хәрби комиссариатларыннан 19 меңләп якташыбыз сугышка китә. Шуларның 8509 ы Ватаныбыз азатлыгы өчен яу кырында һәлак була һәм хәбәрсез югала. Н.Е.Токарликов һәм М.Ә.Әхмәдуллин Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Дан ордены кавалерлары да бар батыр якташларыбыз арасында. Ул елларның шаһиты булганнарның хәтереннән 1941 елның 22 июне бүген дә җуелмаган. Мәңгелек ут янына чәчәк куйганда җыерчыклы битләрдән күз яшьләре таму шул хакта сөйли..
Әлмәт муниципаль районы Советы рәисе урынбасары, район башлыгы урынбасары И.Р.Фәррахов үзенең чыгышында авыр сугыш елларын, ачлыкны кичергән, Җиңү көнен якынайту өчен гомерләрен дә кызганмаган сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә рәхмәт сүзләрен ирештерде, яу кырында батырларча һәлак булып калган якташларыбызның хәтердә мәңгегә уелып калуын искәртте, район Советы һәм башкарма комитетының киләчәктә дә ветераннарның тормыш шартларын җиңеләйтү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәген билгеләп үтте.
Үз гомерләре бәрабәренә безгә тыныч, бәхетле тормыш бүләк иткән каһарманнар бер минутлык тынлык белән искә алынды. Мәңгелек ут яны чираттагы тапкыр чәчәкләр белән тулды.
И.Апачаева.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250