Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хөрмәтле укытучылар, мөгаллимнәр, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү педагоглары, педагогик хезмәт ветераннары!

Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты исеменнән сезне Укытучылар көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез!

Намуслы хезмәтегез, сайлаган һөнәрегезгә тугрылыгыгыз өчен гаять зур рәхмәтләребезне һәм олы ихтирам хисләребезне белдерәбез.

Укытучылар көне рәсми рәвештә бөтенхалык бәйрәменә әйләнде. Бу - иң мөхтәрәм, абруйлы һәм җаваплы һөнәрләрнең берсе. Укытучы илебезнең киләчәгенә нигез сала дип әйтергә тулы җирлек бар, чөнки яшь буынның аң-белем дәрәҗәсе, дөньяга карашы, фикер-инанулары, әхлакый сыйфатлары күп яктан нәкъ менә укытучыларның хезмәтенә бәйле. Сер түгел, мөгаллимнәргә җиңел булмаган һөнәри эшчәнлекләрендә күпме сәламәтлекләрен, белем, көч һәм энергияләрен, күңел җылысын сарыф итәргә туры килә.

Республикабыз җитәкчелеге, «Татнефть» ААҖнең һәрьяклы ярдәме белән Әлмәт муниципаль районында мәгариф өлкәсен уңышлы үстерү өчен бөтен шартлар да тудырыла. Ел саен мәктәпләр, балалар бакчалары яңартыла, яңалары төзелә. Агымдагы, юбилейлы елда гына да шәһәребез һәм районыбызның 10 мәктәбе республика программасына кертелеп, аларда капиталь ремонт эшләре башкарылды. «Яшьлек» микрорайонында «Татнефть» средстволарына төзелеп, 25 нче санлы яңа инновацион мәктәп файдалануга тапшырылды. Хәзерге вакытта «Көнбатыш капка» микрорайонында 270 урынга исәпләнгән заманча балалар бакчасы төзелеп килә.

Мәгарифне үстерү стратегиясенең мөһим юнәлеше булып укытучы һөнәренең абруен арттыру буенча чаралар комплексын тормышка ашыру тора. Шәһәрдә һәм районда 3336 педагог хезмәт куя. Быел 150 кеше Әлмәт муниципаль районы башлыгы Грантларын алды, 12 кеше «Безнең яңа укытучы» Грантына, 45 укытучы «Безнең иң яхшы укытучы» Грантына лаек булды, 6 директор «Безнең иң яхшы директор» Грантын алды.

Укучыларыгызның уңышлары - сезнең тарафтан шәһәр һәм районны үстерүгә керткән тагын бер өлеш. Бездә гаҗәеп буын - актив, иҗади, теләсә нинди кыенлыкларны җиңәргә әзер торучы яшьләр үсеп килә. Алар яңа тормыш корырга хыялланып кына калмыйлар, үз хыялларын тормышка ашыра да башладылар. Укучыларыбыз республика һәм төбәк күләмендәге бәйгеләрдә үзләрен сыный һәм җиңә, шәһәр һәм авыл җирлекләре тормышында актив катнаша.

Педагогларыбызны энтузиазм хисе, битараф булмау, үз шәкертләренә сизгер һәм уяу мөнәсәбәт, илебез мәгарифенең данлы традицияләренә тугрылык, югары һөнәри осталык кебек сыйфатлар аерып тора.

Укытучылар көнен билгеләп үткәндә без иң беренче чиратта педагогик хезмәт ветераннарына рәхмәт хисләребезне белдерергә ашыгабыз. Тулаем мәгарифне үстерүдә һәр укытучының өлеше бәяләп бетергесез зур. Бәйрәм белән котлап, барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет-сәгадәт, гаиләләрегезгә иминлек телибез. Һөнәрегез күңелләрегездә канәгатьлек һәм шатлык хисләре генә тудырсын һәм яңа талантлар ачарга ярдәм итсен!

Бәйрәмегез белән сезне, хөрмәтле педагогик хезмәт ветераннары, кадерле укытучылар!

Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х. Салихов

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Н. Гыйрфанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250