Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез - Медицина хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәбез!

Бу бәйрәм - сезнең фидакарь һәм игелекле эшчәнлегегезне хөрмәт итү билгесе. Табибның көндәлек эше - белем дәрәҗәсен һәрдаим камилләштерүне таләп итүче авыр, киеренке хезмәт ул. Көн саен сез кемнең дә булса гомере һәм сәламәтлеге өчен гаять зур җаваплылыкны үз өстегезгә аласыз.

Әлмәт муниципаль районында хезмәт куючы өч меңле медицина хезмәткәрләре коллективының югары профессионализмы, сезнең сайлаган һөнәрегезгә һәм табиблык антына тугрылыгыгыз меңнәрчә кешеләрнең тормышын саклап калырга ярдәм итте, аларның кабаттан актив эшчәнлек белән шөгыльләнә, иртәгәге көнгә ышаныч белән карый башлауларына булышты.

Районыбызда шәфкатьле хезмәт ияләренә эшләү өчен яхшы шартлар тудырылды. Татарстан Республикасы җитәкчелеге булышлыгы белән фельдшерлык-акушерлык пунктлары, табиблык амбулаторияләре, участок шифаханәләре төзү, ремонтлау һәм реконструкцияләү буенча программа уңышлы эшләп килә. «Татнефть» ААҖ тарафыннан бүлеп бирелгән акчага сәламәтлек саклау объектлары төзелә, булганнарына капиталь ремонт үткәрелә, дәвалау учреждениеләре өчен заманча медицина җиһазлары сатып алына. Бүген Әлмәт - республикада уңышлы рәвештә югары технологияле медицина ярдәме күрсәтелә торган бик аз шәһәрләрнең берсе.

Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре! Кешеләрнең сәламәтлеге сагында тору, авыруларны дәвалау - мөһим дәүләткүләм бурыч. Шуңа күрә без районыбызда сәламәтлек саклау өлкәсен үстерүгә, аңа һәрьяклы ярдәм күрсәтүгә, дәвалау учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытуга, сезгә эшләү һәм яшәү өчен лаеклы шартлар тудыруга алга таба да зур игътибар бирәчәкбез.

Бу истәлекле бәйрәм көнендә сезгә ныклы сәламәтлек, җиңел булмаган хезмәтегездә уңышлар һәм хәерле-имин гомерләр телибез!

Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х. Салихов

Башкарма комитет җитәкчесе М.Н. Гыйрфанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250