Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре!

Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Мәдәният хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәбез!

Соңгы елларда районыбызда мәдәният өлкәсе нәшат рәвештә үстерелә һәм камилләштерелә. Бүген Әлмәт муниципаль районының 141 мәдәният учреждениесендә 1056 кеше хезмәт куя. Ел саен җирлегебездә яңа авыл клублары җиткерелә, күргәзмәләр ачыла, китаплар чыгарыла, спектакльләр куела, фестиваль һәм конкурслар үткәрелә. Болар барысы - мәдәният эшлеклеләре, театр, музыка коллективлары, китапханәләр, музейлар, өстәмә белем бирү мәктәпләре, Мәдәният йортлары, клублар, парклар хезмәткәрләре, иҗади берлекләр һәм берләшмәләр әгъзаларының иҗади казанышы.

Мәдәният өлкәсендә талантлы шәхесләр, үз эшенең осталары эшли. Алар көндәлек тырыш хезмәтләре белән безгә бәйрәм бүләк итәләр, барыбызны да матурлык дөньясына алып керәләр. Тормышларын мәдәният өлкәсе белән бәйләгән кешеләр халыкка рухи-әхлакый тәрбия бирү буенча гаять зур эш алып бара, йола-традицияләр һәм кыйммәтләрне саклап калу өстендә армый-талмый эшли.

Һөнәри бәйрәмегез көнендә сезгә иҗат чишмәләрегезнең саекмавын, илһам-дәртегезнең кимемәвен теләп калабыз. Үзегезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез!

Район башлыгы М.Х. САЛИХОВ

Башкарма комитет җитәкчесе М.Н. ГЫЙРФАНОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250