Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хөрмәтле әлмәтлеләр, район һәм шәһәребез кунаклары!

Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты исеменнән милли һәм гомумхалык, язгы эшләрнең тәмамлануын чагылдыручы Сабантуй бәйрәме уңаеннан тәбрикләүләр кабул итегез.

Ерак гасырлардан сука бәйрәме буларак яшәешебезгә кереп калган, милли гореф-гадәтләребез, мәдәниятебезнең сакланышын тәэмин итүче чыганак булган әлеге бәйрәм буыннардан-буыннарга тапшырылып килә.

Сабантуй татар халкының иң уңай сыйфатларын: хезмәт сөючәнлеген, чыдамлыгын, камилләшүгә булган ихтыярын, намуслылыгын һәм кунакчыллыгын чагылдыра.

Бүген әлеге бәйрәмне республикабыздан читтә яшәүче милләттәшләребез дә бик теләп һәм зурлап уздыра. Сабантуй елдан-ел яңа гореф-гадәтләр белән баетыла. Шул ук вакытта гасырлардан күчеп килгән тарихилык та саклана. Бу бигрәк тә Россия Федерациясендә игълан ителгән 2014 ел - Мәдәният елында кыйммәтле.

Сабантуй - якты, юмарт, халыкларның аңлашып яшәвен чыгылдыручы матур бәйрәм. Ул төрле милләт вәкилләрен бергә туплый, кызыклы һәм бай программасы белән үзенә тарта. Сабантуй һәрвакыт мул һәм күңелле уза. Бу бер илдә, республикада, районда яшәүче халыкларның бер-берсенә булган ихтирамы, дуслыгы турында сөйли.

Сабантуй - хезмәт бәйрәме. Бу көнне без, беренче чиратта, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен тәбриклибез.

Сабантуй - безнең рухи бердәмлегебез, киләчәкнең яхшы булырына ышаныч билгесе.

Бу якты һәм шатлыклы бәйрәмдә сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, тынычлык һәм имин тормыш телибез! Сабантуйның күтәренке рухы сезне яңа эшләргә, җиңүләргә рухландырсын.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.Салихов

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Н.Гирфанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса