Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, әлмәтлеләр!

Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты исеменнән сезне Бөек Җиңүнең 69 еллыгы белән чын күңелдән тәбрик итәбез!

9 май - илебезнең тарихи елъязмасында изге дата, гомумхәтер һәм Ватаныбыз өчен горурлану көне. Бу - һәр гаиләдә билгеләп үтелә торган бөтенхалык бәйрәме!

Җиңү безгә бик кыйммәткә төште. Фронтка киткән 18,5 мең әлмәтленең яртысына якыны яу кырларында мәңгелеккә башын салды. Ике якташыбыз - Мотыйк Әхмәдуллин белән Никита Токарликов Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды. Ә өч кеше - Корбан Тимергалиев, Гарәфетдин Сәлахетдинов һәм Михаил Алаев Дан орденының тулы кавалерлары булдылар. Без Ватаныбыз сагына баскан һәм фидакарьлекләре белән Җиңү көнен якынайткан, ә аннары илебезне хәрабәләрдән торгызган барлык якташларыбыз белән чиксез горурланабыз.

Хәзерге вакытта Әлмәт муниципаль районында Бөек Ватан сугышында катнашкан 203, "Германияне җиңгән өчен" һәм "Японияне җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләнгән 67, балигъ булмаган яшьтә фашист концлагерьларында тоткынлыкта булган 12, Ленинград блокадасын үз башыннан кичергән 6, тыл хезмәтчәне булып саналган 4 меңнән артык кеше яши. Әмма еллар аяусыз, ветераннарыбызның сафлары көннән-көн сирәгәя бара. Сугыш еллары батырларын һәрдаим кайгырту һәм игътибар белән чолгап алу өчен безгә кулдан килгәннең барысын да эшләп калырга кирәк.

Ветераннарга ярдәм итү буенча төрле программаларның уңышлы эшләве нәтиҗәсендә соңгы берничә елда гына да районда 370 Бөек Ватан сугышында катнашучы һәм солдат толлары торак шартларын яхшырта алды. Тыл хезмәтчән-нәрен дә кертеп, күпләргә адреслы ярдәм күрсәтелә. Башка күп кенә юнәлешләрдәге кебек үк, бу эштә дә "Татнефть" компаниясе предприятиеләре башкалар өчен өлге булып тора.

Әтиләребезнең, бабаларыбызның, ә кемнәрдер өчен ничәнчедер буын бабаларының батырлыгын без беркайчан да онытырга тиеш түгел. Аларның Ватан язмышына битараф булмаулары безнең буын өчен чын патриотизм үрнәге һәм халык бердәмлеге көче символы булып торачак. Үсеп килүче буынны сезнең үрнәктә тәрбияләү - безнең уртак бурычыбыз!

Кадерле ветераннар! Нәкъ бер елдан илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәчәк. Шушы олуг бөтенхалык бәйрәме алдыннан чын күңелдән барыгызга да күтәренке кәеф, ныклы сәламәтлек, рух ныклыгы, хөрлек, шатлык-куанычлар гына телисе килә.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов Башкарма комитет җитәкчесе Марат Гыйрфанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса